Кеше сәламәтлеге һәрчак алгы планда тора. Тормышыбызга нанотехнологияләр үтеп кергән бу заманда төрле нурланыш, химик матдәләрдән саклану, балаларның иммун системасын ныгыту кирәк. Бу, беренче чиратта, дөрес туклану һәм даими спорт белән шөгыльләнү дигән сүз. Әлеге тема балалар поликлиникасында «түгәрәк өстәл» артында үткән сөйләшүләрдә дә кызыл җеп булып сузылып барды. Биредә...
Кеше сәламәтлеге һәрчак алгы планда тора. Тормышыбызга нанотехнологияләр үтеп кергән бу заманда төрле нурланыш, химик матдәләрдән саклану, балаларның иммун системасын ныгыту кирәк. Бу, беренче чиратта, дөрес туклану һәм даими спорт белән шөгыльләнү дигән сүз. Әлеге тема балалар поликлиникасында «түгәрәк өстәл» артында үткән сөйләшүләрдә дә кызыл җеп булып сузылып барды. Биредә район Советы депутатлары, медицина, мәгариф, социаль өлкә җитәкчеләре 2011-2013 елларга кабул ителгән «Сәламәт әти-әниләр - сәламәт балалар» муниципаль программасы үтәлешен карады. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова алып барды.
Балалар поликлиникасы мөдире Гүзәл Хәмидуллина соңгы елларда булачак әниләр белән алып барылучы яшь баланы сәламәт итеп тәрбияләүнең мөһим ысулларын өйрәтүгә кагылышлы дәресләрнең нәтиҗәлелеген ассызыклады. Ул "Булачак әниләр" мәктәбенә әни булырга җыенган яшь хатын-кызларның аеруча теләп йөрүен әйтте.
- Бу, беренче чиратта, ананың карынындагы баласы өчен җаваплылыгын арттыра, психологик яктан үзен тыныч тотарга өйрәтә. Чөнки хәзер күпчелек балаларның нерв системасында кечкенәдән тайпылышлар булу күзәтелә. Без моңа юл куймас өчен, бала туганчы ук, шушы рәвешле эшне башларга бурычлы, - диде ул.
Шулай ук матди яктан авыр хәлле гаиләләр, аларда тәрбияләнүче балалар белән даими элемтәдә тору мөһимлегенә дә басым ясалды. Бу максаттан районда асоциаль гаиләләрнең бердәм базасы булдырылган. Алар белән медицина, социаль, мәгариф хезмәткәрләренең даими эшләве нәтиҗәсендә соңгы елда асоциаль гаиләләр саны кимү күзәтелә. 2009 елда мондый исәптә 804 гаилә торган булса, 2011 елда ул 669га кимегән.
Гүзәл Хәмидуллина баланың сәламәт үсеше өчен тулы баланслы туклану булдыру кирәклегенә басым ясады. Бу сабый дөньяга аваз салу белән башланырга тиеш. 2 яшькә кадәр бала күкрәк сөте имсә, аның төрле авыруларга каршы тору иммунитеты бермә-бер арта. Соңгы вакытта аналарның, минем сөтем сыек, шуңа күрә балама катнашма эчертәм, дигән сүзләрен еш ишетергә туры килә. Бу фикернең дөрес түгеллегенә инандыру өчен әниләр, әбиләр арасында аңлату эшләре алып барырга кирәк, дигән фикер яңгырады. Баш табиб Владимир Гуров алга таба "Әбиләр мәктәбе" оештыру өчен сөйләшүләр алып барачакларын белдерде.
Яшүсмерләр белән аерым эшләүнең дә уңай яклары күзәтелә. Алар өчен балалар поликлиникасында аерым кабинет булдырып, аңлату эшләре алып бару яшүсмерләрдә үз сәламәтлекләренә игътибарлы булуны арттырган. Хәзер иртә җенси мөнәсәбәткә кергән кызлар үзләре үк медицина тикшерүе үтәргә килә, бу кайбер авыруларны башлангыч чорда ачыклап, дәваларга ярдәм итә, ди гинекология бүлеге мөдире Ирина Федорова.
Моннан тыш, яшүсмернең дөрес туклануын контрольдә тоту аның сәламәтлегенә зур йогынты ясавы да ассызыкланды. Мәгариф идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Гөлчәчәк Галимова балалар туклануын дөрес баланста тоту өчен, технолог штаты булдырылып, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында баланың үсеш чорына карап меню төзелүен әйтте. Әлбәттә, кайсы яшьтә организмга күбрәк нинди витаминнар, микроэлементлар кирәк булуын ачыклау акыл һәм физик үсеш өчен зур йогынты ясый.
Мәгълүм булганча, "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен кайнар аш әзерләнә. Социаль яклау идарәсе башлыгы Эльмира Хуҗина моның бала психикасына да уңай тәэсир итүен әйтте. Чөнки кайнар аштан соң балалар белән психолог, социаль хезмәткәрләр шөгыльләнә. Тамагы тук яшь организмның үз-үзен тотышы да башкача. Эльмира Хуҗина киләчәктә "Шатлык"та, начар күрүче балалар өчен аерым төркем булдырып, сәламәтләндерү дәресләре алып барырга җыенуларын белдерде.
"Түгәрәк өстәл" артында сөйләшүдә катнашучылар аеруча мәктәп яшендәге балаларның дөрес туклануына, физик культура белән даими шөгыльләнүенә игътибарны арттырырга кирәк дигән уртак фикергә килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев