9 мартта иртән Кунгур муниципаль районының Моховое авылында дүрт катлы йортта янгын чыга. Утны сүндергәндә фатирда 9 кешенең мәете табыла. Бинада, төтен чыгып, сөрем газы белән агулану 1977 елда туган ир-ат, аның 1980 елда туган хатынының, шулай ук гаиләдәге 3-13 яшьлек 7 баланың (5се - малай, 2се - кыз бала)...
9 мартта иртән Кунгур муниципаль районының Моховое авылында дүрт катлы йортта янгын чыга. Утны сүндергәндә фатирда 9 кешенең мәете табыла. Бинада, төтен чыгып, сөрем газы белән агулану 1977 елда туган ир-ат, аның 1980 елда туган хатынының, шулай ук гаиләдәге 3-13 яшьлек 7 баланың (5се - малай, 2се - кыз бала) үлеменә китерә. Әлеге гаиләдәге сигезенче бала - 13 яшьлек малай могҗиза белән генә исән кала: ул бу фаҗигале төндә әбисендә куна.
10 мартта иртәнге сәгать 5тә Саратов өлкәсе Энгельс шәһәрендә биш катлы йотрның беренче-икенче подъездларының 7 фатирында көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә янгын чыга. Нәтиҗәдә 4 кеше үлә, 9 кеше (3се - бала) дәваханәгә озатыла, 20 кеше - тулай тораклардагы бүлмәләргә, 45 кеше туганнарында урнаша.
19 мартта безнең районның Түбән Биш авылында торак йортта янгын чыкты. Зыян күрүче 1957 елда туган ир-ат аңын югалткан хәлдә, 1, 2, 3 дәрәҗә пешү белән үзәк дәваханәнең реанимация бүлегенә озатылды.
Район янгын күзәтчелеге бүлеге янгыннар чыгуны кисәтү, аларда кешеләр үлемен булдырмау максатында, муниципаль районда яшәүчеләрдән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне, балаларга янгын куркынычсызлыгының иң гади кагыйдәләрен аңлатуны, аларны үтәүне гадәткә кертүне сорый. Бәла-каза килмәсен өчен кечкенә балаларның үзләрен генә калдырмагыз. Өйдән аз вакытка гына чыкканда да электр һәм газ приборларын сүндерегез. Шырпы белән уйнаучы балалар яныннан битараф кына узып китмәгез. Аларга мондый уеннарның куркыныч булуын, нәрсәгә китерергә мөмкинлеген аңлатыгыз. Әгәр дә күршеләрегез янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен боза икән, ваемсыз булмагыз. Аларда ут чыга калса, сезнең мөлкәтегезгә дә зыян салыначак. Шуны исегездә тотыгыз, үзегез һәм балаларны ут белән сак эш итәргә гадәтлән- дерү - янгыннарны кисәтү генә түгел, ә барыннан да бигрәк үзегез, якыннарыгыз, күршеләрегез тормышы өчен көрәш ул.
З. Ризванова,
янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев