Рәсми мәгълүмат

Бүләккә – сертификат

«Татнефть» ААҖ нефть һәм газ табу комплекслары урнашкан районнарга даими социаль ярдәм күрсәтә. Ел саен җәмгыятьнең "Елховнефть" нефть һәм газ табу идарәсе безнең районга җәйге чорда балаларга "Татнефть" карамагындагы лагерьларда ял итү өчен махсус сертификат бүләк итүне матур традициягә әверелдерде. Быел да идарәнең профсоюз комитеты рәисе Рузәл Шәймәрданов 77470 мең...

«Татнефть» ААҖ нефть һәм газ табу комплекслары урнашкан районнарга даими социаль ярдәм күрсәтә.

Ел саен җәмгыятьнең "Елховнефть" нефть һәм газ табу идарәсе безнең районга җәйге чорда балаларга "Татнефть" карамагындагы лагерьларда ял итү өчен махсус сертификат бүләк итүне матур традициягә әверелдерде. Быел да идарәнең профсоюз комитеты рәисе Рузәл Шәймәрданов 77470 мең сумлык сертификатны район башлыгы Татьяна Воропаевага тантаналы төстә тапшырды.

- "Татнефть" җәмгыяте тормышыбыз чәчәкләре - балаларның талантын үстерү, сәламәтлеген кайгырту, ялларын файдалы итеп оештыруны һәрчак күз уңында тота. Бу социаль-сәяси эшчәнлекнең мөһим юнәлеше булып тора. Бүгенге көндә җәмгыятьнең 13 ял һәм сәламәтләндерү лагеры исәпләнә. Быел аларда балаларны кабул итү 2 июньнән башлана. Эш дүрт сменада оештырыла, бер смена 21 көнгә исәпләнә. Сертификат Зәй балаларына ташлама нигезендә ял итү мөмкинлеге бирәчәк, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Бүләккә – сертификат
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Рәсми мәгълүмат