Рәсми мәгълүмат

Бәйрәм белән!

Хөрмәтле зәйлеләр! 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ихлас котлау сүзләрен кабул итегез. Бөтенхалык бәйрәмнәре арасында Ватанны саклаучылар көне лаеклы урын алып тора. Бу бәйрәм батырлык, көчлелек, ватанпәрвәрлек символына әверелде һәм буыннарның өзелмәс бәйләнешен, традицияләр сакланышын гәүдәләндереп, үз эченә Ватанга тугры хезмәт итүне ала. Бу көнне без ветераннар, һәлак...

Хөрмәтле зәйлеләр!

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ихлас котлау сүзләрен кабул итегез.

Бөтенхалык бәйрәмнәре арасында Ватанны саклаучылар көне лаеклы урын алып тора. Бу бәйрәм батырлык, көчлелек, ватанпәрвәрлек символына әверелде һәм буыннарның өзелмәс бәйләнешен, традицияләр сакланышын гәүдәләндереп, үз эченә Ватанга тугры хезмәт итүне ала.

Бу көнне без ветераннар, һәлак булган һәм исән Бөек Ватан сугышы каһарманнарын, тылда җиңүне якынайткан тыл хезмәтчәннәрен, бүгенге көндә тыныч тормыш сагында торучы хәрбиләрне, сугышчы-интернационалистларны хөрмәт белән искә алабыз, хәрби конфликтларда туганнары, якыннарын югалтучыларның кайгысын уртаклашабыз.

Россиянең хәзерге буын саклаучылары әтиләре һәм бабаларының лаеклы алмашчылары булуына мин ышанам. Бүгенге көндә муниципаль районның 221 егете Ватанны саклау буенча изге бурычын намус белән үти. Аларга җиңел булмаган хезмәтләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек, иминлек телим! Россия Федерациясе һәм Зәебез өстендә күк йөзе һәрвакыт тыныч булсын, тормыш бары тик бәхет һәм шатлык белән тулып торсын, сезнең гаиләләрне сагыш-борчулар читләтеп үтсен. Кыю һәм батыр ир-атлар бәйрәме һәрвакыт якты һәм тыныч булсын!

Хөрмәт белән муниципаль район башлыгы

Т. В. Воропаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Бәйрәм белән!
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Рәсми мәгълүмат