Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсен район башлыгы урынбасары Роберт Халитов алып барды. Киңәшмә күңелле мизгелдән башланды: Роберт Халитов "Зәй җылылык челтәрләре предприятиесе" АҖ генераль директоры вазифаларын башкаручы Фәрит Мифтахов һәм шәһәр прокуроры Константин Копосовны юбилейлары белән тәбрикләде. Киңәшмә көн тәртибендә төп өч мәсьәлә тикшерелде. 9-22 апрельдә шәһәр-районда оператив хәл турында эчке...
Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсен район башлыгы урынбасары Роберт Халитов алып барды. Киңәшмә күңелле мизгелдән башланды: Роберт Халитов "Зәй җылылык челтәрләре предприятиесе" АҖ генераль директоры вазифаларын башкаручы Фәрит Мифтахов һәм шәһәр прокуроры Константин Копосовны юбилейлары белән тәбрикләде.
Киңәшмә көн тәртибендә төп өч мәсьәлә тикшерелде. 9-22 апрельдә шәһәр-районда оператив хәл турында эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Григорий Будрин чыгыш ясады. Ул Пасха бәйрәме көннәрендә личный составның көчәйтелгән режимда эшләвен, "Законсыз мигрант" оператив-кисәтү операциясенә тартылуын билгеләп үтте. Әлеге чорда төрле хокук бозулар, җинаять кылулар турында 40 хәбәр алынган, шуның 16сы - урлау, 8е - кеше милкенә белә торып зыян салу, кыйнау һәм мошенниклык буенча 4 очрак. Григорий Будрин белдерүенчә, соңгы вакытта балигъ булмаганнар арасында хокук бозу очраклары арткан.
Башкарма комитетның опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы, наркотизациягә каршы көрәш комиссиясе сәркатибе Альбина Садыйкова муниципаль район җирле үзидарә органнарының наркотизациягә каршы көрәш һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча 2011 ел эшчәнлеген анализлады. Ел дәвамында шактый күләмдә кисәтү эше алып барылуга карамастан, шәһәр-районда наркоманнар саны кимеми. Бүгенге көндә әлеге диагноз белән 68 кеше профилактик исәптә тора. Бу, 2010 ел белән чагыштырганда, 30 процентка күбрәк. Шуңа күрә барлык оешмаларга әлеге афәт белән көрәшне һәр юнәлеш буенча җанландыру, эшчәнлектә нәтиҗәле яңа формалар куллану сорала.
Яз һәм хезмәт бәйрәме, шулай ук Бөек Җиңү көненә әзерлек, бәйрәм көннәрендә узачак төп чаралар турында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова сөйләде. Ә чаралар быел да күп төрле. Яз һәм хезмәт бәйрәме көннәрендә үзәк мәйданда һәм "Энергетик" Мәдәният сараенда берсеннән-берсе үзенчәлекле чаралар оештыру планлаштырыла, Бөек Җиңүнең 67 еллыгын һәр елдагыча көн дәвамында үтәчәк чаралар белән билгеләя- чәкбез. Билгеле, төп игътибар ветераннарга булачак. Кызганычка каршы, алар санаулы гына калып бара. Бүгенге көндә шәһәр-районда 86 сугыш ветераны исәпләнә. Без аларга булдыра алган кадәр хөрмәт күрсәтергә тиеш.
21 апрельдә шәһәр-районда шимбә өмәсе үтте. Бу көнне шәһәр һәм авыл җирлекләрендә чистарту, төзекләндерү буенча шактый эш башкарылды. Әмма әле санитар икеайлык тәмамланмады, эш дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев