23 декабрьдә муниципаль район шәһәр Советының унынчы утырышы булды. Көн тәртибендә дистәдән артык мәсьәлә каралды. Утырыш шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин рәислегендә үтте. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Роберт Халитов катнашты. Шәһәрнең 2012, 2013 һәм 2014 елларга бюджет кабул итүне депутатлар төп мәсьәлә буларак карады. Бюджет проекты белән утырышта...
23 декабрьдә муниципаль район шәһәр Советының унынчы утырышы булды. Көн тәртибендә дистәдән артык мәсьәлә каралды. Утырыш шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин рәислегендә үтте. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Роберт Халитов катнашты.
Шәһәрнең 2012, 2013 һәм 2014 елларга бюджет кабул итүне депутатлар төп мәсьәлә буларак карады. Бюджет проекты белән утырышта катнашучыларны финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары Елена Журавлева таныштырды. Бюджетка карата фикерләре белән депутат Азат Вәлинуров уртаклашты, контроль-хисап палатасы рәисе Саимә Миннебаева 2012, 2013 һәм 2014 елларга шәһәр бюджетына бәяләмә бирде.
Депутатлар шәһәр бюджетын расладылар.
Утырышта җирдән файдалану һәм шәһәр төзелеше кагыйдәләре, "Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре" муниципаль берәмлеге Уставына шәһәр прокуратурасы протесты, "Зәй шәһәре" муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү, "Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре" муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында" шәһәр Советы карары проекты буенча ачык тыңлаулар үткәрү тәртибе турында, әлеге карар проекты буенча гражданнар тәкъдимнәрен исәпкә алу тәртибе турында мәсьәләләр тикшерелеп, тиешле карарлар кабул ителде.
Депутатлар шулай ук шәһәр Советы депутатының статусы турында нигезләмә, шәһәр Советында депутатлар берләшмәләре (фракцияләр, төркемнәр) турында нигезләмә, шәһәр Советы депутаты таныклыгы формасы һәм бирү тәртибе турында нигезләмә, шәһәр муниципаль казнасы турында нигезләмәне, шәһәр Советының 2012 елга эш планын расладылар.
Роберт Халитов, чыгыш ясап, төп финанс документы - бюджетның киләсе елга быелгыга карата бераз кимрәк булуын, шулай да аның дефицитсыз һәм балансланган (керемнәр чыгымнарга тигез булачак) булуын билгеләп үтте.
- Шәһәр-районда күп кенә муниципаль программалар тормышка ашырыла. Алар барысы да зәйлеләрнең социаль-көнкүреш мәсьәләләрен яхшыртуга юнәлдерелгән. Без шәһәр бистәләрендә яшәүчеләрне су белән тәэмин итү буенча яңа программа әзерләүгә керештек. Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү киләсе елда быелгы күләмнәр дәрәҗәсендә булачак. Төзекләндерү эшләрен даими контрольдә тоткан өчен депутатларга рәхмәт. Шушы үрнәктә башка мәсьәләләрне, әйтик, коммуналь хезмәтләр өчен түләү һ.б.ны депутатлар контроленә алу яхшы булыр иде, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев