Рәсми мәгълүмат

Чистарту эшенә актив керешик

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп 4 мәсьәлә каралды. Киңәшмәне район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Бу юлы да беренче мәсьәлә итеп шәһәр-райондагы оператив хәл торышы чыгарылды. Соңгы ике атнадагы оператив хәл турында эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Григорий Будрин бәян итте. Бу чорда хокук бозулар, җинаять кылулар турында...

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп 4 мәсьәлә каралды. Киңәшмәне район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды.

Бу юлы да беренче мәсьәлә итеп шәһәр-райондагы оператив хәл торышы чыгарылды. Соңгы ике атнадагы оператив хәл турында эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Григорий Будрин бәян итте. Бу чорда хокук бозулар, җинаять кылулар турында 33 хәбәр алынган, шуның 9ы - кыйнау, 7се - урлау, 6 очракта - ирекле рәвештә корал тапшыру. Григорий Будрин әйтүенчә, шәһәр-районда социаль мошенниклык очраклары тагын күзәтелә башлаган. Инде берничә кеше мошенниклар кармагына эләккән. Ике атнада 501 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

Агымдагы елның беренче кварталында халыктан район башлыгына кергән мөрәҗәгатьләрне Советның аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина анализлады. Соңгы өч айда 295 мөрәҗәгать кергән, шуның 214е - язмача, 81е - телдән. Аларның барысы да закон кысаларында билгеләнгән срокларда каралган. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге шәһәрдә яшәүчеләрдән (170) алынган. Гражданнар мөрәҗәгатьләрендә социаль-икътисади проблемаларның барлык спектры чагыла. Алар - торак белән тәэмин итү, җир белән бәйле мәсьәләләр, социаль тәэминат һәм социаль яклау, торак-коммуналь хуҗалыгы проблемалары һ.б.

"Горзеленхоз" ҖЧШнең быел шәһәрне төзекләндерү буенча планнары турында ширкәт директоры Алексей Плешков сөйләде. Быел беренче кварталда ширкәт шәһәрдәге агач, куакларны карау буенча 754 мең сумлык эш башкарган, 804 агачны формалаштыру һәм санитар кисү үткәрелгән, 80 төп карт һәм корыган агач киселгән. Узган ел оешма 1 миллион сумлык ("Сотка-2" теплица комплексы) грант отты. Әлеге теплицада 150 мең данә чәчәк үсентесе үстерү планлаштырыла. Шуның 80 меңе шәһәр урамнары, парклар, скверларга утыртылачак. Үсентеләр шулай ук оешма, предприятиеләргә дә сатылачак.

Шәһәрне чиста тоту, каты көнкүреш калдыкларын җыеп чыгару - оешманың көндәлек бурычы. Әлеге уңайдан 170 килешү төзелгән: 133е - сәнәгать предприятиеләре һәм оешмалар, 37е - бюджет учреждениеләре белән.

- Шәһәрне чиста тоту, төрле хезмәтләр күрсәтү буенча таләпләр елдан-ел арта. Югары стандартларга җавап бирү һәм хезмәт күрсәтүне югары дәрәҗәдә оештыру өчен тырышлыгыбызны кызганмабыз, - диде Алексей Плешков.

Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Петр Уразайкин чыгышын 2011-2012 ел кышкы спорт сезоны нәтиҗәләренә багышласа, яшьләр эшләре идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Елена Павлова "Язгы игелек атнасы"нда муниципаль районда узачак чаралар белән таныштырды.

Су басуларны булдырмау - контрольдә торучы мәсьәлә. Бу хәл турында гадәттән тыш хәлләр идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Алмаз Гафуров хисап тотты. Ул чыгышында районда әлеге уңайдан гадәттән тыш хәлләрнең күзәтелмәвен билгеләп үтте.

Район башлыгы тикшерелгән мәсьәләләргә нәтиҗә ясап, шәһәр-районда хәл итәсе проблемаларга, аерым алганда, шәһәр урамнарында яктылыкны тәэмин итү, юлларны ремонтлау, балалар мәйданчыкларын әзерләү, санитар икеайлык, мәктәптә узачак капиталь ремонт, Бохарай клубы, социаль ипотека программасы кысаларында 65 фатирлы йорт төзелеше, язгы кыр эшләренә әзерлек һәм кайбер башка мәсьәләләргә тукталды, бу атнада узачак төп чаралар белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Чистарту эшенә актив керешик
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Рәсми мәгълүмат