Рәсми мәгълүмат

Чистартуга керешәбез

Республикада 1 апрельдән 1 июньгә кадәр санитар икеайлык игълан ителде. Сишәмбе көнне ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сүз шул хакта барды. Каты көнкүреш калдыклары, чүп-чар елдан-ел арта, моның белән тәртип бозучылар саны да күбәя. Мондый тәртип бозучыларга карата чаралар да катгыйлана. Узган ел республикада шундый тәртип бозуның 9 мең очрагы...

Республикада 1 апрельдән 1 июньгә кадәр санитар икеайлык игълан ителде. Сишәмбе көнне ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сүз шул хакта барды.

Каты көнкүреш калдыклары, чүп-чар елдан-ел арта, моның белән тәртип бозучылар саны да күбәя. Мондый тәртип бозучыларга карата чаралар да катгыйлана. Узган ел республикада шундый тәртип бозуның 9 мең очрагы теркәлгән. Рөхсәтсез барлыкка килгән 1350 чүп түгү урыны юкка чыгарылган. Икеайлыкта "Роспотребнадзор" күпсанлы тикшерүләр үткәрергә җыена, табигатьне саклау хезмәтләренә ярдәмгә җәмәгать инспекторлары да киләчәк. Корыган агачлар урынына яңалары утыртылачак.

Брифингта күтәрелгән икенче мәсьәлә республикада халыкка социаль ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары хакында булды. Татарстанда 1 миллион 340 меңнән артык кешегә (Зәйдә 20500 кешегә) барлыгы 70ләп төрдә социаль хезмәт күрсәтелә. Боларга елына Татарстан буенча 11 миллиард сумнан артык акча каралган. Районда, мәсәлән, февраль ае өчен социаль ярдәм чараларына 3 миллион сум акча түләнгән. 2011 елның 7 ноябрендә кабул ителгән "Хәрби хезмәткәрләргә акчалата һәм өстәмә социаль ярдәм чаралары турында" Федераль Закон нигезендә хәрби хезмәт вакытында инвалид булып калган яки вафат булганнарның гаиләсенә ай саен пособие түләнә. Инвалид булган хәрби хезмәткәр үлсә, аның пособиесе гаилә әгъзаларына бүленә. Республикада андыйлар 4 меңгә якын. Аларга компенсация, кайчан мөрәҗәгать итүгә карамастан, агымдагы елның 1 гыйнварыннан түләнә. "Татарстан Республикасында халыкны социаль яклау чаралары турында" Законга да үзгәрешләр кертелде. Даими кайгыртуга мохтаҗ инвалид балаларга 2012 елның 6 апреленнән шулай ук өстәмә пособие түләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Чистартуга керешәбез
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Рәсми мәгълүмат