Татарстан Республикасында социаль яклау системасы даими камилләштерелә. Ел башыннан аерым категория гражданнарны социаль яклау чаралары буенча шактый гына норматив-хокукый документларга үзгәрешләр керде. Хәзер Чернобыль атом-электр станциясендә булган фаҗига, Семипалатинск полигонында атом-төш сынаулар нәтиҗәсендә сәламәтлекләренә радиация зыяны килгән гражданнарга айлык акчалата түләү билгеләү өчен ике закон нигез булып тора. Бу -...
Татарстан Республикасында социаль яклау системасы даими камилләштерелә. Ел башыннан аерым категория гражданнарны социаль яклау чаралары буенча шактый гына норматив-хокукый документларга үзгәрешләр керде.
Хәзер Чернобыль атом-электр станциясендә булган фаҗига, Семипалатинск полигонында атом-төш сынаулар нәтиҗәсендә сәламәтлекләренә радиация зыяны килгән гражданнарга айлык акчалата түләү билгеләү өчен ике закон нигез булып тора. Бу - "Татарстан Республикасы халкын адреслы социаль яклау турында" Татарстан Республикасы Законы, шулай ук "Чернобыль АЭСында фаҗига нәтиҗәсендә радиациягә дучар булган гражданнарны социаль яклау турында" һәм "Семипалатинск полигонында атом-төш сынаулар нәтиҗәсендә радиация тәэсиренә дучар булган гражданнарга социаль гарантияләр турында" Россия Федерациясе Законнары. Бүген районда техноген бәла-казалардан зыян күргән 82 кеше яши.
Тагын бер кат исегезгә төшерәбез, республика дәрәҗәсендә ташламалардан файдаланучы хезмәт ветеранының айлык акчалата түләве - 342 сум, тылда хезмәт куючы, реабилитацияләнгән гражданнарныкы 510 сум тәшкил итә.
Э. Хуҗина,
социаль яклау идарәсе башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев