Рәсми мәгълүмат

Депутатлар бюджет раслады

14 декабрьдә муниципаль район Советының XIII утырышы булды. Көн тәртибендә дистәгә якын мәсьәлә тикшерелде. Алар арасында районның 2012 һәм 2013-2014 елларга бюджеты төп мәсьәләләрнең берсе иде. Район Советы депутатларын бюджет проекты белән финанс-бюджет палатасы рәисе Венера Шакирҗанова таныштырды. Бюджетка карата үз фикерен белдереп, депутатлар Әнвәр Хаҗиев, Тамара Михайлова, башкарма комитетның...

14 декабрьдә муниципаль район Советының XIII утырышы булды. Көн тәртибендә дистәгә якын мәсьәлә тикшерелде. Алар арасында районның 2012 һәм 2013-2014 елларга бюджеты төп мәсьәләләрнең берсе иде.

Район Советы депутатларын бюджет проекты белән финанс-бюджет палатасы рәисе Венера Шакирҗанова таныштырды. Бюджетка карата үз фикерен белдереп, депутатлар Әнвәр Хаҗиев, Тамара Михайлова, башкарма комитетның мәдәният идарәсе башлыгы Фәрит Мусин чыгыш ясады.

Район башлыгы Татьяна Воропаева, бюджет бүгенге көн үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелде, ул район икътисады база күрсәткечләренә таяна, социаль юнәлешкә, социаль хезмәт күрсәтүгә өстенлек бирелә, салынган параметрлар дәүләт гарантияләрен, муниципаль программаларны үтәү мөмкинлеге бирәчәк, ул балансланган - чыгымнар керемнәргә тигез булачак, диде. Бюджетның үзенчәлеге шунда - анда эчке эшләр органнары һәм сәламәтлек саклау өлкәсе өчен чыгымнар салынмаган. Әлеге тармаклар республикадан финансланачак. Күләме буенча да 2012 ел бюджеты быелгыдан бераз азрак. Димәк, аякны юрганыңа карап сузарга кирәк булачак. Шуңа күрә алдагы елда күп кенә эшләрне уңышлы башкарып чыгу өчен бюджеттан тыш фондлар һәм химаячеләр ярдәменә таянырга туры киләчәк.

Депутатлар бюджетны бертавыштан раслады.

Районның 2011-2015 елларга социаль-икътисадый үсеш муниципаль программасын депутатлар хөкеменә башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый үсеш, сәнәгать, сәүдә, эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү буенча урынбасары Павел Байрашев тәкъдим итте. Әлеге программа белгечләр, экспертлар һәм прокуратура хезмәткәрләре тикшерүен үтеп, үз эченә муниципаль районның һәр тармак, һәр юнәлештәге эшчәнлеген ала. Анда җитештерү һәм сату күләмнәре, төзелеш, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, сәүдә һ.б. өлкәләрдә биш елда нинди нәтиҗәләргә ирешеләчәге бәян ителә. Программа буенча депутатлар Владимир Гуров, Азат Вәлинуров чыгыш ясадылар. Депутатлар программаны кабул итте.

Утырышта муниципаль районның авыл җирлекләре территорияләрендә күчмә сәүдә оештыруның якынча положениесе, районда 2012-2015 елларга "Мәктәп сөте" муниципаль максатчан программасы расланды.

Депутатлар шулай ук муниципаль район Уставына үзгәрешләр кертү, муниципаль унитар предприятиеләр һәм муниципаль учреждениеләр карамагындагы күчемсез милекне сату һәм башка төрдә алу буенча килешү карарлары кабул итү тәртибе, "Районның муниципаль милке белән идарә итү һәм куллану положениесе турында" район Советы карарына (№317, 10 июнь, 2009 ел) үзгәрешләр кертү, муниципаль район территориясендәге җир участокларына карата ачык сервитутлар билгеләү һәм туктату тәртибе турында, шәхси торак, дача төзү, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, бакчачылык белән шөгыльләнү өчен өч һәм аннан да күбрәк балалы гражданнарга бушлай бирелүче җир участокларының күләмен билгеләү, шулай ук милекне кабул итү турында мәсьәләләрне тикшереп, алар буенча тиешле карарлар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Депутатлар бюджет раслады
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Рәсми мәгълүмат