ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен су басуларга әзерлек мәсьәләләренә багышланган брифинг узды. Ел елга охшамый, диләр. Быелгы кыш үзенең кар-бураннары белән дан тотмаса да, елгадан су күтәрелү һәм су басулар булыр, мөгаен. Синоптиклар әйтүенчә, язгы кояш нурлары көннән-көн яктырак, җылырак булачак, шуңа күрә язгы ташуларга әзер торырга кирәк. Республика җитәкчелеге...
ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен су басуларга әзерлек мәсьәләләренә багышланган брифинг узды.
Ел елга охшамый, диләр. Быелгы кыш үзенең кар-бураннары белән дан тотмаса да, елгадан су күтәрелү һәм су басулар булыр, мөгаен. Синоптиклар әйтүенчә, язгы кояш нурлары көннән-көн яктырак, җылырак булачак, шуңа күрә язгы ташуларга әзер торырга кирәк.
Республика җитәкчелеге дә язгы ташуга ныклап әзерләнергә кереште. Узган елгы вакыйгалар кайбер кимчелекләрне ачыклаган. Быел ул кимчелекләрдән котылырга уйлыйлар. Тәүлек буе кизү тору оештырылган. Гидротехник корылмаларның халәте дә күз уңында. Сөйләшүгә йомгак ясап, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы афәт килгән очракта, гражданнарга ярдәм итүне вакытында башкарып чыгарга кирәклегенә басым ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев