Рәсми мәгълүмат

Эш уңай бәяләнде

Район Советының законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы буенча даими комиссиясе утырышында комиссиянең агымдагы ел эшчәнлегенә йомгак ясалды, киләсе елга планнар билгеләнде. Утырышта район башлыгы урынбасары Роберт Халитов катнашты. 2011 ел дәвамында башкарылган эшләр, 2012 елга планнар турында комиссия рәисе Ринат Вәлиәхмәтов сөйләде. Барлыгы 7 утырыш үткәрелгән, аларда 18...

Район Советының законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы буенча даими комиссиясе утырышында комиссиянең агымдагы ел эшчәнлегенә йомгак ясалды, киләсе елга планнар билгеләнде. Утырышта район башлыгы урынбасары Роберт Халитов катнашты. 2011 ел дәвамында башкарылган эшләр, 2012 елга планнар турында комиссия рәисе Ринат Вәлиәхмәтов сөйләде. Барлыгы 7 утырыш үткәрелгән, аларда 18 мәсьәлә каралган. Нигездә алар депутат этикасына, район территориясендәге мәктәпкәчә яшьтәге баларга белем һәм тәрбия бирү, гомумбелем бирү учреждениеләрендә спорт заллары, спорт мәйданчыкларының торышы, яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау чараларына багышланган.

Шулай ук утырышларда "2011-2013 елларга муниципаль район җирле үзидарә органнарын мәгълүматлаштыру", "Район территориясендә янгын куркынычсызлыгы объектларын ныгыту", "Йөзгә йөз" дип аталган халык белән эшләү муниципаль программалары проектлары тикшерелгән һәм район Советы каравына тәкъдим ителгән. Роберт Халитов комиссия эшчәнлеген уңай бәяләп, алдагы елда тагын да активрак эшләргә, урыннарга чыгып төрле мәсьәләләрне тикшерүдә катнашырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Эш уңай бәяләнде
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Рәсми мәгълүмат