Рәсми мәгълүмат

“Хезмәт ветераны” исеме кемнәргә бирелә?

Хәбәр иткәнебезчә, "Ветераннар турында" Федераль Законны тормышка ашыру максатында узган ел Татарстан Республикасында "Хезмәт ветераны" исемен бирү тәртибе һәм шартлары турында" яңа Закон кабул ителде. Ул 2011 елның 4 октябреннән үз көченә керде. Яңа закон нигезендә "Хезмәт ветераны" исеме хәзер СССР, РСФСР, Россия Федерациясе мактаулы исемнәре, медаль, орденнарына ия булучыларга,...

Хәбәр иткәнебезчә, "Ветераннар турында" Федераль Законны тормышка ашыру максатында узган ел Татарстан Республикасында "Хезмәт ветераны" исемен бирү тәртибе һәм шартлары турында" яңа Закон кабул ителде. Ул 2011 елның 4 октябреннән үз көченә керде.

Яңа закон нигезендә "Хезмәт ветераны" исеме хәзер СССР, РСФСР, Россия Федерациясе мактаулы исемнәре, медаль, орденнарына ия булучыларга, шулай ук аерым ведомство тамгалары белән бүләкләнүчеләргә (мәсәлән, СССРның энергетика һәм электрификация отличнигы билгесен алучылар) һәм картлык буенча, яисә тиешле еллар эшләгәнгә пенсия билгеләү өчен кирәкле хезмәт стажы булган гражданнарга гына бирелә. Ләкин төрле ведомстволарда тырыш хезмәт куйган өчен бирелүче Мактау грамоталары, Дипломнар, күкрәк билгеләре, атказанган һәм мактаулы хезмәткәр исемнәренең дәүләт власте органнары, СССР, РСФСР, Россия Федерациясе дәүләт органнары, дәүләт функциясен башкаруда катнашучы иҗтимагый берләшмә һәм оешма үзәк органнары тарафыннан билгеләнгән булуы шарт. Ведомство тамгалары дәүләт власте органы, башка дәүләт органнары җитәкчеләре тарафыннан аерым хезмәткәр, эшчегә махсус карар нигезендә бирелгән булырга тиеш. Ә менә ВДНХ медальләре, Бөтенсоюз халык иҗаты фестивальләре оештыру комитетлары, иҗтимагый оешма, хәрби часть, предприятие, учреждениеләрнең мактаулы исемнәре, Диплом һәм башка бүләкләре "Хезмәт ветераны" исеме биргәндә исәпкә алынмый.

Бүгенгәчә таныклыгы булмаган, әмма территориаль социаль яклау органыннан хезмәт ветераннарына бирелүче социаль ярдәм күрсәтелү өчен махсус белешмәсе булганнар закон нигезендә "Хезмәт ветераны" таныклыгын ала ала. Шулай ук таныклыкны югалткан, пычраткан очракта, аның дубликатын алырга мөмкин. Шунысын искәртергә кирәк, "Хезмәт ветераны" исеме бирү һәм белешмәләрне мондый таныклыкка алыштыру бары тик Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы рөхсәте нигезендә генә башкарыла.

Ә "Хезмәт ветераны" исеме гражданнарның пенсиядә булу-булмавына карамастан бирелә. Әмма социаль ташламалардан алар пенсиягә чыккач кына файдалана ала.

Хәзерге вакытта Зәй районында 2005 елның 1 гыйнварыннан 2011 елның 4 октябренә кадәр бирелгән "Хезмәт ветераны" белешмәсенә ия 511 кеше исәпләнә. Яңа закон гамәлгә кергәннән соң, аларның 174е белешмәләрен таныклыкка алыштырган. Нигездә алар авыл җирләрендә яшәүчеләр, ягъни авылларда бу эш 99,5 процентка башкарылган. Тагын 5 кешегә "Хезмәт ветераны" исеме бирелгән. Бүген шәһәрдә яшәүчеләрнең белешмәләрен таныклыкларга алыштыру эше бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> “Хезмәт ветераны” исеме кемнәргә бирелә?
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Рәсми мәгълүмат