Авыл хуҗалыгы

Хезмәткә – хөрмәт

Казанда авыл җирлекләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермалары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары арасында республика конкурсына йомгак ясалды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министр урынбасары авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты. Татарстанда авыл халкының эшчәнлек активлыгы үсүгә бара. Шәхси хуҗалыклар, гаилә фермалары, авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерү...

Казанда авыл җирлекләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермалары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары арасында республика конкурсына йомгак ясалды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министр урынбасары авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.

Татарстанда авыл халкының эшчәнлек активлыгы үсүгә бара. Шәхси хуҗалыклар, гаилә фермалары, авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерү буенча республика программасы да үсеш кичерә. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, республика программасы авыл халкын эш белән тәэмин итү, элекке яшәү рәвешен саклап калудан гыйбарәт. Марат Әхмәтов тантанада катнашкан авыл җирлекләре башлыкларына алга таба да халыкның эшчәнлек активлыгын арттыру өстендә эшләргә чакырды. Бу көнне конкурста "Иң яхшы авыл җирлеге", "Иң яхшы шәхси хуҗалык", "Иң яхшы гаилә фермасы һәм авыл хуҗалыгы кооперативы" номинацияләрендә җиңү яулаган авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре акчалата бүләкләр, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы дипломнары белән бүләкләнде. Бүләкләнүчеләр арасында бездән Аксар һәм Бигеш авыл җирлекләре башлыклары Юрий Гыйльманов белән Рашат Саматов та бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Хезмәткә – хөрмәт
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Авыл хуҗалыгы