Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсендә төп дүрт мәсьәлә каралды. Аны район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин бүлекнең 2011 ел эшчәнлеге турында чыгыш ясады. Ул узган ел районда криминоген хәлнең тотрыклы булуын һәм аның хокук саклау органнары тарафыннан даими контрольдә тотылуын билгеләп үтте. Ел дәвамында җинаять...
Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсендә төп дүрт мәсьәлә каралды. Аны район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды.
Эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин бүлекнең 2011 ел эшчәнлеге турында чыгыш ясады. Ул узган ел районда криминоген хәлнең тотрыклы булуын һәм аның хокук саклау органнары тарафыннан даими контрольдә тотылуын билгеләп үтте. Ел дәвамында җинаять кылуның 726 очрагы булып, ул, 2010 ел белән чагыштырганда, 137 (15,9 процент) очракка кимегән. Бу - соңгы ун елдагы иң яхшы күрсәткеч. Җинаятьләрне ачу да арткан (66,1 процент).
- Хокук бозуларны кисәтү буенча җәмәгатьчелек белән бергәләп үткәрелгән чаралар үтерү, сәламәтлеккә зыян салу, урлау, талау һ.б. төр җинаятьләрне киметү мөмкинлеге бирде, - диде Ринат Рәхмәтуллин.
Шул ук вакытта узган елгы нәтиҗәләр склад, кибетләр, башка сәүдә нокталарын, бакча йортларыннан әйбер урлау очракларының артуы турында сөйли. 2011 елда шәһәр-районда 67 икътисади, наркотиклар белән бәйле 17 җинаять теркәлгән. 85 юл-транспорт һәлакәте булып, аларда 11 кеше үлгән, 111 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган.
Полиция бүлеге башлыгы тулаем бүлек эшчәнлеген уңай бәяләп, аеруча җинаятьчеләрне эзләү, полиция участок уполномоченныйлары хезмәтен мактауга лаек дип белдерде.
Район башлыгы тәртип саклау темасын киңәйтеп, шәһәрдәге кайбер кафеларның оператив хәлнең начарлануына сәбәпче булуларын билгеләп үтте. Аерым алганда, "Аркадия" рестораны һәм кафесы тирәсендә төрле җинаятьләр кылу очраклы еш булып тора. Полиция хезмәткәрләре кичләрен мондый урыннарны аерым контрольгә алуларына карамастан, хәл уңай якка үзгәрми. Шуңа күрә район башлыгы тиешле органнарга мондый ял итү хезмәте оештыручылар белән дә тиешле эш алып бару кирәклеген искәртте.
2011 елда район биләмәсендәге авыл хуҗалыгы оешмаларының төп эшчәнлеге турында авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов бәян итте.
Узган ел авыл хуҗалыгы өчен ел уңай булды. Язгы кыр эшләре тиешле срокларда сыйфатлы итеп башкарылды. Шуның нәтиҗәсе буларак, агрофирмалар, башка төр хуҗалыклар бөртекле культуралар, шикәр чөгендереннән мул уңыш үстерде.
Районда шәхси хуҗалыкларны үстерү, авыл халкының активлыгын күтәрү буенча максатчан эш алып барыла. Бүгенге көндә бездә 19 гаилә фермасы бар. Узган ел авылда яшәүче 110 кеше эшчәнлек алып бару, эш оештыру өчен 6,5 миллион сумлык субсидия алды, 74 яңа эш урыны булдырылды.
- Авыл хуҗалыгында ел нәтиҗәләре яхшы булса да, бу тармакта хезмәт куючыларга хезмәт хакын даими бирә алмау проблема булып кала бирә, моны хәл итү юлларын эзләү мөһим, - дип белдерде район башлыгы.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Иванова "Бәхетле открытка" хәйрия проектын тормышка ашыру турында сөйләде. Бу проект "Яраткан шәһәргә - 360 игелекле эш!" программасы кысаларында оештырыла. Ел дәвамында төрле уңайдан Зәйдә сатылучы открыткаларда тематик логотип булачак. Логотиплы открыткалар сатудан кергән акча шәһәр ишегаллары, паркларга балалар уйнау өчен куелачак төрле җиһазлар алуга тотылачак.
"Девон-Кредит" банкының Зәй филиалы идарәчесе Татьяна Липовских халыкка хезмәт күрсәтү, шул исәптән төрле түләүләрне электрон юл белән башкару эшчәнлеге турында чыгыш ясады.
Татьяна Васильевна, киңәшмәгә нәтиҗә ясап, шәһәр-районда һәр атна дәвамында күптөрле чаралар узуын һәм аларның күбәя баруын, авылларда узучы халык җыеннарының яхшы оештырылуын билгеләп үтте, тиздән хезмәт коллективларында да елга нәтиҗә ясау һәм быелга бурычлар билгеләү буенча җыелышлар үткәрү башланачагын әйтте. Соңыннан ул бу атнада шәһәр-районда үтәчәк төп чаралар планы белән таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев