Урта гасырларда ук Россиядә кечкенә саламандра җәнлегенең гадәти булмаган сәләте белән янгыннарны сүндерә алуы турында легенда яшәгән. Шуңа күрә әлеге җәнлек гомер-гомергә даими янгыннардан коткаручы булып саналган. Агач корылмалы Россиядә зур янгыннар еш булган. XV гасыр уртасында, архив документларыннан мәгълүм булганча, Россиядә беренче янгын күзәтчелеге органнары оештырылган. Революциядән соң янгын...
Урта гасырларда ук Россиядә кечкенә саламандра җәнлегенең гадәти булмаган сәләте белән янгыннарны сүндерә алуы турында легенда яшәгән. Шуңа күрә әлеге җәнлек гомер-гомергә даими янгыннардан коткаручы булып саналган. Агач корылмалы Россиядә зур янгыннар еш булган.
XV гасыр уртасында, архив документларыннан мәгълүм булганча, Россиядә беренче янгын күзәтчелеге органнары оештырылган. Революциядән соң янгын куркынычсызлыгын профилактикалау кирәклеге турындагы мәсьәлә дәүләт дәрәҗәсендә күтәрелә һәм 1918 елның 18 апрелендә "Янгыннарга каршы дәүләт чаралары оештыру турында" декретка кул куела. Шуннан соң янгын бүлекләре каршындагы "Янгын өчлекләре" дип исемләнгән махсус комиссияләр җәмәгать биналары, промышленность предприятиеләре, склад һ.б. объектларда янгын-техник күзәтүләре үткәрә башлый.
Янгыннардан зур зыян килгәч, дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәте оештыру ихтыяҗы туа. 1936 елның 7 апрелендә кул куелган "Янгын күзәтчелеге турында" карар белән әлеге хезмәтнең функцияләре, хокуклары һәм бурычлары билгеләнә. 1994 елда Дәүләт Думасы "Янгын куркынычсызлыгы турында" Закон кабул итә һәм ул бүгенге көнгә кадәр янгын күзәтчелеге инспекторлары өчен төп норматив документ булып тора.
Дәүләт янгын күзәтчелеге органнары эшчәнлектә янгыннар, аларда кешеләр үлеме һәм имгәнүен булдырмау буенча эшне тагын да камилләштерүгә төп басымны ясый. Алар прокуратура, эчке эшләр бүлеге, җирле үзидарә органнары белән берлектә янгын куркынычсызлыгы таләпләре һәм профилактика чаралары үтәлешен тикшерә, шулай ук янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү буенча халык арасында зур эш башкара.
Бүген муниципаль район территориясендә 6 инспектор эшли. Инспектор өчен төп сыйфатлар - әдәплелек, гаделлек, кеше белән эшли белү, дөрес итеп документ тутыру, бирелгән кисәтү кәгазьләренең сәбәпләрен аңлаешлы итеп аңлатып бирү. Шунысын аңлау мөһим, әлеге хезмәт - җәза бирү органы түгел, киресенчә, ярдәм итүче. Инспектор һәр кеше белән уртак тел таба, ачыкланган җитешсезлекләрнең кичектергесез бетерелергә тиешлегенә ышандыра алырга тиеш. Инспекторлар - универсаль солдатлар, янгыннарны кисәтү эше белән генә шөгыльләнми, аларны сүндерергә дә чыга. Бүген әлеге хезмәткә караган 2 меңгә якын норматив документ исәпләнә. Шуңа күрә инспектор юридик яктан да белемле булырга тиеш. Инспекторның эше күпкырлы һәм авыр. Ул нинди генә ситуациядә дә төп эшенең кешеләр, бина-корылмалардан файдалану шартларының куркынычсызлыгына барып тоташуын исеннән чыгармаска бурычлы.
И. Шәяхмәтов,
муниципаль район янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев