Инвалид балаларны социаль яклауны көчәйтү максатында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2012 елның 1 гыйнварыннан 18 яшькә кадәрле даими чит кеше ярдәменә мохтаҗ баланың айлык акчалата түләү күләмен 7538 сум итеп билгеләү һәм гаиләнең уртача кереме арасындагы аерма белән тигезләү турында 188нче карар (07.03.2012) кабул итте. Айлык акчалата түләү Татарстан Республикасында...
Инвалид балаларны социаль яклауны көчәйтү максатында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2012 елның 1 гыйнварыннан 18 яшькә кадәрле даими чит кеше ярдәменә мохтаҗ баланың айлык акчалата түләү күләмен 7538 сум итеп билгеләү һәм гаиләнең уртача кереме арасындагы аерма белән тигезләү турында 188нче карар (07.03.2012) кабул итте.
Айлык акчалата түләү Татарстан Республикасында даими яшәүче, кереме баланың яшәү минимумы күләменнән 1,5 мәртәбә артып китмәгән гаиләдә тәрбияләнүче инвалид балага бирелә. Гаиләдә ике яки аннан да күбрәк бала булганда, айлык акчалата түләү һәр балага һәм аны закон нигезендә тәрбияләүче кешегә түләнә.
Әлеге акчаны алу өчен законлы вәкил яки аның вәкаләтле кешесе "Республика матди ярдәм үзәге" дәүләт казна учреждениесе филиалына түбәндәге документларны тапшырырга тиеш:
- паспорт яки шәхесне аныклаучы башка документ нигезендә түләү билгеләүгә гариза;
- инвалид баланың туу турында таныклыгы күчермәсе;
- инвалид баланы уллыкка яки кызлыкка, тәрбиягә алган, инвалид баланы гаиләгә тәрбиягә биргән очракта тиешле карар күчермәсе;
- законлы вәкилнең хезмәткә яраксыз гражданнарны тәрбияләгән өчен билгеләнгән компенсация түләве алуын раслаучы документы;
- инвалид баланың даими чит кеше ярдәменә мохтаҗ булуы турында тиешле федераль казна учреждениесе биргән белешмә;
- һәр гаилә әгъзасының 3 айлык (гариза биргән айдан алда) керемен раслаучы документ;
- вәкаләтле затлар өчен ышаныч кәгазе.
Айлык акчалата түләү гариза биргән айдан билгеләнә һәм ел дәвамында түләнә, ләкин экспертиза белешмәсендә күрсәтелгән вакыттан да артып китә алмый. Белешмәләр өчен телефоннар: 7-10-46, 3-57-19.
Э. Хуҗина,
социаль яклау идарәсе башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев