Рәсми мәгълүмат

Ирекле янгын хезмәте

Районда янгын хезмәте бүлекчәләреннән ерак урнашкан торак пунктлар бар, Федераль Законда каралган "Янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында техник регламент" (№ 122, 22.07.2008 ел) нигезендә аларга янгын сүндерү машиналары 20 минут эчендә килеп җитә алмый. Бу очракта аеруча нәтиҗәле чара булып ирекле янгын хезмәте оештыру тора. Ул утка каршы көрәштә гражданнар (профессиональ...

Районда янгын хезмәте бүлекчәләреннән ерак урнашкан торак пунктлар бар, Федераль Законда каралган "Янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында техник регламент" (№ 122, 22.07.2008 ел) нигезендә аларга янгын сүндерү машиналары 20 минут эчендә килеп җитә алмый. Бу очракта аеруча нәтиҗәле чара булып ирекле янгын хезмәте оештыру тора. Ул утка каршы көрәштә гражданнар (профессиональ булмаган) берләшү максатында оештырыла.

Россиядә беренче иҗтимагый янгын дружиналары XIX гасыр уртасында барлыкка килә. Алар зур булмаган торак пунктларда милек һәм йортны уттан саклау өчен оештырыла. Профессиональ янгын сүндерүчеләрдән аермалы буларак, ирекле янгын сүндерүчеләрнең төп максаты булып ут чыгу куркынычын кисәтү һәм аны сүндерүдә башлангыч стадиядә ярдәм итү тора. Ирекле янгын хезмәте совет чорында сәнәгать предприятиеләре, төзелеш, базалар, складлар һәм башка объектларда төзелә. Бу дружиналар эшчеләр, инженер-техник хезмәткәрләрдән (аларны төп эшләреннән аермыйча) туплана. Алар беренчел янгын сүндерү средстволарының төзек, сигнализация һәм элемтә булуына, эшләүчеләрнең янгынга каршы режим саклавына, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешенә контрольлек итә.

Бүгенге көндә дә теләге булучылар ирекле янгын хезмәтендә катнаша ала. Әлеге команда һәм дружинаның эшчәнлеге, структурасы, хокукы һәм бурычы федераль закон, команда яки дружина уставы белән билгеләнә.

Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдә ирекле янгын хезмәтенең төп бурычлары булып янгыннарны кисәтү, ут чыкканда кешеләрне, милекне коткару, моннан тыш, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү, янгынны сүндерүдә һәм авария-коткару эшләрендә катнашу тора. Россиядә 2010 елда халык көче белән техноген характердагы янгыннар сүндерелде.

З. Ризванова,

янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Ирекле янгын хезмәте
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Рәсми мәгълүмат