Рәсми мәгълүмат

Карар

«2012 елны районда Милли мәдәният елы дип игълан итү турында» 15.12. 2011 №100 Муниципаль районда гражданнар бердәмлеген формалаштыру, милли традицияләр, йола, гореф-гадәтләрне торгызу, саклау һәм үстерү максатында карар бирәм 1. Муниципаль районда 2012 елны Милли мәдәният елы дип игълан итәргә. 2. Башкарма комитетка чаралар үткәрү планын расларга, башкарма комитет идарәләренең...

«2012 елны районда Милли мәдәният елы дип игълан итү турында»

15.12. 2011 №100

Муниципаль районда гражданнар бердәмлеген формалаштыру, милли традицияләр, йола, гореф-гадәтләрне торгызу, саклау һәм үстерү максатында

карар бирәм

1. Муниципаль районда 2012 елны Милли мәдәният елы дип игълан итәргә.

2. Башкарма комитетка чаралар үткәрү планын расларга, башкарма комитет идарәләренең һәм башка оешмаларның карарны тормышка ашыру буенча эшчәнлеген координацияләүне тәэмин итәргә.

3. Җирле үзидарәләр башлыкларына, иҗтимагый берләшмәләр һәм оешмаларга 2012нче Милли мәдәният елын үткәрүдә актив катнашырга тәкъдим итәргә.

4. Җирле массакүләм мәгълүмат чараларына Милли мәдәният елы чараларын киң яктыртуны тәэмин итәргә.

5. Оештыру бүлегенә әлеге карарны матбугатта бастырырга.

6. Карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз өстемдә калдырам.

Т. В. Воропаева,

муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Карар
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Рәсми мәгълүмат