Рәсми мәгълүмат

Каян белергә?

Күп еллар дәвамында Россия Пенсия фонды гражданнарның пенсия счеты торышын ел саен хат җибәрү юлы белән хәбәр итеп торды. 2013 елдан, почта чыгымнары зур булу, мәгълүмат алуның яңа ысуллары кертелү сәбәпле, мондый «бәхет хатлары» килми башлады. Ә кеше үзенең ел буена исәп-хисап счетына күчкән акчаларны каян белә ала? Бу хакта...

Күп еллар дәвамында Россия Пенсия фонды гражданнарның пенсия счеты торышын ел саен хат җибәрү юлы белән хәбәр итеп торды. 2013 елдан, почта чыгымнары зур булу, мәгълүмат алуның яңа ысуллары кертелү сәбәпле, мондый «бәхет хатлары» килми башлады. Ә кеше үзенең ел буена исәп-хисап счетына күчкән акчаларны каян белә ала? Бу хакта пенсия фонды идарәсе башлыгы Зәния Йосыпова аңлатма бирә.

- Кеше үзенең шәхси счеты торышы турында мәгълүматны быелдан мөстәкыйль төстә, интернет челтәре аша белә ала. Моның өчен www. gosuslugi.ru бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлү кирәк. Шулай ук Россия Пенсия фонды килешү төзегән кредит оешмалары аша да белергә мөмкин. Якын арада Пенсия фонды хәбәрен кәгазьдә операция башкаручы хезмәтләр яки сбербанк банкоматы аша алырга була. Елына бер мәртәбә яшәү урыны яки эш урыны буенча Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать иткәндә дә бу турыда мәгълүмат күчермәсен бушлай алырга мөмкин. Моның өчен тиешле тәртиптә гариза языла, ә идарә почта аша аны тиешле адреска җибәрә. Бу эш шәхсән үзең мөрәҗәгать иткәндә генә башкарыла. Ә почта аша гариза юллаганда иминият таныклыгы номерын, исем, фамилияне дөрес итеп күрсәтергә, шәхесне аныклаучы документның нотариус белән расланган күчермәсен яки Россия Федерациясеннән читтә булганда, консуллык учреждениесе вазифаи затлары раславы белән мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгы күчермәсен җибәрү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Каян белергә?
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Рәсми мәгълүмат