Рәсми мәгълүмат

Комиссия эштә

Хәрби хезмәткә язгы чакырылышны оештыру буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы үтте. Аны комиссия рәисе, башкарма комитет җитәкчесе Альберт Газизҗанов алып барды. Район баш хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов мәгълүматы буенча, республика хәрби комиссариаты тарафыннан быел язгы чакырылышта бездән 120ләп егетне армия сафларына озату планлаштырыла. Бүген районда хәрби хезмәт яшенә җиткән 436...

Хәрби хезмәткә язгы чакырылышны оештыру буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы үтте. Аны комиссия рәисе, башкарма комитет җитәкчесе Альберт Газизҗанов алып барды.

Район баш хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов мәгълүматы буенча, республика хәрби комиссариаты тарафыннан быел язгы чакырылышта бездән 120ләп егетне армия сафларына озату планлаштырыла. Бүген районда хәрби хезмәт яшенә җиткән 436 кеше исәпләнә. Шуларның 323е медицина тикшерүе үтү өчен комиссариатка чакырылган булган (81енең, уку сәбәпле, хезмәте кичектереп торыла), 205е килгән, калганнары әлегә кадәр күренмәгән.

Утырышта хәрби хезмәттән качып йөрүчеләрне эзләү, гражданлык бурычы үтәүнең мәҗбүри булуын төшендерү кирәклегенә басым ясалды. Районда хәрби хезмәттән качып йөрүче 88 егет исәпләнә. Шуларның 56сы - озак вакыт качып йөрүче, 32се - хөкем карарын үтәгән килеш качып йөрүче. Боларны эзләүгә полиция хезмәткәрләре җәлеп ителгән, барлык предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына махсус хатлар җибәрелгән. Хәрби хезмәттән качып йөрүчеләрнең әти-әниләре эшләгән урыннарга чыгып, җитәкчеләрдән алар белән сөйләшү таләп ителә. Альберт Газизҗанов һәр җитәкчедән, авыл җирлеге башлыгыннан егетләрне эзләүне участок инспекторлары белән берлектә оештыру, атна саен бу турыда мәгълүмат бирү бурычын куйды.

Үзәк дәваханә баш табибы Владимир Гуров медицина күзәтүе үткәрүнең тиешле дәрәҗәдә оештырылуын, эш сәгатеннән соң да тоткарлыксыз башкарылачагын белдерде. Шәһәр прокуроры Константин Копосов хәрби хезмәткә чакырылучыларның һәр этапта документларын төгәл, тиешенчә алып баруны сорады, качып йөрүчеләрне җаваплылыкка тартканда моның мөһимлеген ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Комиссия эштә
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Рәсми мәгълүмат