31 октябрьдә узган аппарат киңәшмәсендә ятим һәм караучысыз калган балаларны социаль яклау чаралары, коммуналь заявкаларның үтәлеше, бурычларны бетерү кебек мөһим мәсьәләләр каралды. Соңгы ике атнада район-шәһәрдә оператив хәл торышы турында шәһәр-район эчке эшләр бүлеге башлыгы мәгълүматы тыңланды. Хәлләр стабиль булып кала, әмма телефон мошенниклары әле һаман кешеләрне якыннарыгыз бәлага очрады...
31 октябрьдә узган аппарат киңәшмәсендә ятим һәм караучысыз калган балаларны социаль яклау чаралары, коммуналь заявкаларның үтәлеше, бурычларны бетерү кебек мөһим мәсьәләләр каралды.
Соңгы ике атнада район-шәһәрдә оператив хәл торышы турында шәһәр-район эчке эшләр бүлеге башлыгы мәгълүматы тыңланды. Хәлләр стабиль булып кала, әмма телефон мошенниклары әле һаман кешеләрне якыннарыгыз бәлага очрады дип алдап, акчаларын алып тора. Телефоннан ашыгыч төстә акча сораучыларга ышанып, 10-20 мең сум акча югалтучылар бар.
Әти-әни каравыннан мәхрүм калган балаларны социаль-хокукый яклау бүген зур проблема булып тора. Аларга закон нигезендә адреслы социаль ярдәм күрсәтү, уку йортын тәмамлаганда, кием, инвентарь, җиһазлар, дәреслекләр алу, юл йөрү өчен пособиеләр, стипендияләр бирү торышы турында социаль яклау идарәсе башлыгы Эльмира Хуҗина сөйләде. Ел башыннан бу төр пособиеләр 1 миллион 300 мең сум күләмендә түләнгән. Әгәр укучы үзе кирәкле документларны җыеп бирә алмаса, аңа бу эштә уку йорты социаль педагоглары ярдәмгә килә. Бу эш политехник колледжда яхшы куелган.
Коммуналь заявкалар октябрь аенда ничек үтәлгән? Бу хакта башкарма комитет бүлек башлыгы Азат Бариев мәгълүматы тыңланды. Ай дәвамында барлыгы 3774 заявка кергән. Халыкның күпчелеге кайнар суның тиешле таләпләргә җавап бирмәвеннән, йорт эче канализациясе, җылылык челтәрләре төзексезлегеннән зарлана. Тиешле хезмәтләр тарафыннан заявкалар буенча эш 98 процентка башкарылган. "Идарәче компания ТКХ" 1608 заявканың - 20сен, "Управдом" 143нең 14ен төрле сәбәпләр белән үтәмәгән. Үтәлмәгән заявкалар башлыча түбәдән су үтүгә кагыла. Претензияләр белән эшләү хезмәте заявкаларның вакытында һәм сыйфатлы башкарылуын контрольдә тота. Нариманов урамының 5, Казан урамының 6, Ленин урамының 25 һәм 30, Беренче Май урамының 3, Никифоров урамының 81нче йортларында яшәүчеләр кайнар судан зарлана. Октябрь аенда күрсәтелеп бетмәгән хезмәтләр реестры - 5800 сум күләмендә. Идарәче компания, халыкка теге яки бу коммуналь проблеманы җиткерүне җиңеләйтү өчен, үз сайтында "Безгә сорау бирегез" рубрикасы ачты, аның аша 3 көндә 43 кеше сорау юллаган.
Район башлыгы Татьяна Воропаева торак милекчеләре ширкәтләренә тиз арада үз сайтларын булдыру шарты куйды. Ул ТМШләрнең коммуналь хезмәтләрне тиешле дәрәҗәдә күрсәтеп бетермәвенә борчылу белдерде һәм эш сыйфатын ачыклау өчен подъездлар буенча рейдлар үткәрергә тәкъдим итте. Башкарма комитетның торак-коммуналь бүлеге башлыгына ул ТМШләр һәм идарәче компания эшен контрольдә тоту максатында 2 атнага бер мәртәбә киңәшмә үткәрү турында күрсәтмә бирде.
Коммуналь бурычларны җыю барышы контрольгә куелган мәсьәлә иде. Аның буенча бердәм исәп-хисап үзәге директоры Галина Камышова, "Татэнергосбыт", "Водоканал-Сервис", "Аква-Зәй" җитәкчеләре хисап тотты.
Киңәшмәне йомгаклап, Татьяна Воропаева җитәкчеләрне атналык эш планы, бәйрәм чаралары белән таныштырды, тиешле күрсәтмәләр бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев