Рәсми мәгълүмат

Милли мәдәният елы истә калырлык булсын

Дүшәмбе көнне узган аппарат киңәшмәсен район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Көн тәртибенә төп өч мәсьәлә чыгарылды. 10 гыйнвардан 20сенә кадәр шәһәр-районда оператив хәл торышы турында эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Григорий Будрин мәгълүматы тыңланды. Ул районда ике атнада оператив хәлне чагыштырмача тыныч дип бәяләде. Юлларда иминлекне тәэмин итү -...

Дүшәмбе көнне узган аппарат киңәшмәсен район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Көн тәртибенә төп өч мәсьәлә чыгарылды.

10 гыйнвардан 20сенә кадәр шәһәр-районда оператив хәл торышы турында эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Григорий Будрин мәгълүматы тыңланды. Ул районда ике атнада оператив хәлне чагыштырмача тыныч дип бәяләде. Юлларда иминлекне тәэмин итү - актуаль мәсьәлә. Шушы чорда юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 263 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган, шуларның 4се - исерек килеш руль артына утырган өчен.

Муниципаль районда Милли мәдәният елын үткәрү турында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Иванова чыгыш ясады. Район башлыгы карары нигезендә 2012 ел районда Милли мәдәният елы дип игълан ителде. Бу уңайдан башкарма комитет чаралар планын раслады, елның рәсми логотибы эшләнде (рәсемдә). Логотипта Зәй муниципаль районы үзенең тамырлары белән туган җир туфрагына нык кергән көчле, мәһабәт агач рәвешендә гәүдәләнә. Ә төрле төстәге яфраклар - районда яшәүче төрле милләт вәкилләре, аларның һәммәсен бер нәрсә - туган җиргә мәхәббәт берләштерә. Һәр яфракның үз урыны булганда гына, агач яшәячәк, яфракларны җил өзеп, чит-ят җирләргә алып китмәячәк.

29 гыйнварда «Ял көне» клубы кысаларында шәһәр-район мәктәпләрендә Милли мәдәният елын ачуга багышланган чаралар үтәчәк. Февраль аенда "Энергетик" Мәдәният сараенда, Чаллының Халыклар дуслыгы йорты фольклор коллективларын чакырып, ел рәсми төстә ачылачак. Шушы көннәрдә татар гимназиясе базасында район мәдәни-милли үзәген ачу планлаштырыла. Үзәк үз халкының милли асылын саклау максатында төрле милләт вәкилләренең җыелу урыны булыр дип уйланыла. Мәктәпләрдә халыклар дуслыгына дан җырлаган театр күренешләренә конкурслар уздырылачак. Ел дәвамында фольклор, әдәби-музыкаль кичәләр, класстан тыш чаралар, интеллектуаль-тематик кичәләр, балалар этнографик ярминкәсе, милли уеннар фестивале, фәнни-гамәли конференцияләр һ.б. бик күп чаралар узачак. Бу уңайдан спорт һәм мәдәният идарәләре дә үз чаралар планын төзеде. Февраль аеннан предприятие, оешма, авыл җирлекләре арасында халык иҗаты смотр-фестивале старт ала. Конкурсның положениесе эшләнде. Район территориясендә 27 милләт вәкиле яши. Хакимият органнарының бурычы - барлык халыкларның мәдәниятен үстерүгә шартлар тудыру, үзара татулыкны саклау.

2011 елда районда янгын куркынычсызлыгы торышы, 2012 елда торак пунктлар һәм объектларның янгыннарга каршы торышын яхшырту максатында чаралар күрү турында район янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Илмир Шәяхмәтов сөйләде. Узган ел бүлекнең җаваплы затлары тарафыннан оешмалар һәм авыл җирлекләрендә янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен тикшерү максатында план буенча һәм планнан тыш 400 тикшерү үткәрелгән. Тикшерү барышында 1000нән артык кагыйдә бозу очрагы ачыкланган һәм 400 вазифаи зат һәм граждан, 14 юридик зат административ җаваплылыкка тартылган, халыкка янгын куркынычсызлыгы турында 500ләп искәрмә таратылган, инструктажлар үткәрелгән. Көчле кисәтү чаралары үткәрелүгә карамастан, узган ел районда янгыннар буенча хәл кискен булды: 67 янгын очрагы булып, 15 кеше янып үлде, 49 корылма юкка чыкты. Килгән матди зыян 3 миллион 805 сум белән исәпләнә. Янгыннарның сәбәбе - ут белән саксыз эш итү, исерек килеш тәмәке тарту, мичләрнең төзексезлеге, электр үткәргечләрнең тузуы. Быел да бүлек янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында профилактик эшкә зур игътибар бирәчәк. Гыйнвар-апрель айларында авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлешен тикшерү буенча рейдлар үткәреләчәк, Россия Федерациясе Президентын сайлаулар уңаеннан февраль аенда сайлау участоклары ныклы контрольгә алыначак.

Һәрвакыттагыча контрольгә куелган мәсьәләләргә кире кайтылды. Салкын су югалтуларга каршы көрәш айлыгы нәтиҗәләре, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны кайтару эше буенча җитәкчеләр хисабы тыңланды. Татьяна Воропаева күпләп су югалтуның сәбәпләрен ачыклау, бурычларны җыю өстендә эшне туктатмаска, мөмкин булган барлык чараларны кулланырга кирәклеген ассызыклады.

Район башлыгы, киңәшмәгә нәтиҗә ясап, узган атнадагы чараларга күзәтү ясады, агымдагы атна планнары белән таныштырды, сайлауларга әзерлек буенча эшне тиешле югарылыкта оештыру төп бурыч булуын билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Милли мәдәният елы истә калырлык булсын
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Рәсми мәгълүмат