Рәсми мәгълүмат

Мөһим карарлар кабул ителде

Кичә муниципаль район Зәй шәһәр Советының унсигезенче утырышы булды. Депутатлар утырыш көн тәртибенә кертелгән алты мәсьәләне тикшереп, алар буенча тиешле карарлар кабул итте. Утырышны шәһәр Советы рәисе, район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Депутатлар эшне "Зәй шәһәре" муниципаль берәмлегендә җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен раслаудан башлады. Бу турыда...

Кичә муниципаль район Зәй шәһәр Советының унсигезенче утырышы булды. Депутатлар утырыш көн тәртибенә кертелгән алты мәсьәләне тикшереп, алар буенча тиешле карарлар кабул итте. Утырышны шәһәр Советы рәисе, район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды.

Депутатлар эшне "Зәй шәһәре" муниципаль берәмлегендә җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен раслаудан башлады. Бу турыда башкарма комитетның архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Рәйсә Исламова чыгыш ясады.

2013 елда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү нәтиҗәләре һәм 2014 елга бурычлар турында башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Азат Бариев мәгълүматы тыңланды. Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуда депутат, 4нче мәктәп директоры Альбина Ларина һәм "Уңайлы йорт" торак милекчеләре ширкәте рәисе Римма Никифорова катнашты.

Көн тәртибендә каралган ике мөһим мәсьәлә яшь буынны тәрбияләү белән бәйле. Аның берсе - быелның тугыз аенда балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең балалар арасында сукбайлык һәм җинаятьчелекне кисәтү буенча эшчәнлеге, икенчесе - шәһәрдә "Татарстан Республикасында балаларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә, сәламәтлеккә зыян китерүне кисәтү буенча чаралар турында" ТР Законының үтәлеше. Беренче мәсьәлә буенча депутатлар балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе сәркатибе Альмира Галләмова, икенчесе буенча эчке эшләр бүлегенең полиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсе башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы Павел Минеев хисапларын тыңлап, тиешле карарлар кабул иттеләр.

Утырышта тикшерелгән төп мәсьәлә-ләрнең берсе шәһәрнең экологик торышы һәм Экологик культура һәм тирә-як мохитне саклау елы кысаларындагы чараларны тормышка ашыруда предприятие һәм учреждениеләрнең катнашуы иде. Бу турыда "Роспотребнадзор"ның территориаль бүлеге баш белгече-эксперты Ринат Насыйбуллин, башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Азат Бариев һәм "Зәй урман хуҗалыгы" дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе Эдуард Гущин мәгълүмат бирде.

Депутатлар "Җир салымы турында" шәһәр Советының элек кабул ителгән карарына үзгәрешләр дә керттеләр.

Татьяна Воропаева, тикшерелгән мәсьәләләр буенча чыгыш ясап, аларның мөһимлеген ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Мөһим карарлар кабул ителде
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Рәсми мәгълүмат