Зәй муниципаль район Советы аппаратының конкурс комиссиясе муниципаль район башлыгы карары (№28, 2 апрель, 2012 ел) белән Зәй муниципаль район Советы контроль-хисап палатасы рәисе муниципаль хезмәт вазифасы буенча идарә кадрлары резервына кертелү хокукы булуга конкурс игълан ителүен хәбәр итә. Конкурс вакантлы муниципаль хезмәт вазифасына дәгъва итүче кандидатның профессиональ дәрәҗәсен һәм...
Зәй муниципаль район Советы аппаратының конкурс комиссиясе муниципаль район башлыгы карары (№28, 2 апрель, 2012 ел) белән Зәй муниципаль район Советы контроль-хисап палатасы рәисе муниципаль хезмәт вазифасы буенча идарә кадрлары резервына кертелү хокукы булуга конкурс игълан ителүен хәбәр итә.
Конкурс вакантлы муниципаль хезмәт вазифасына дәгъва итүче кандидатның профессиональ дәрәҗәсен һәм түбәндәге квалификацион таләпләргә җавап бирүен бәяләүдән гыйбарәт:
- югары һөнәри белемгә ия булу;
- муниципаль хезмәтнең баш һәм әйдәүче вазифаларында - 2 елдан яки белгечлек буенча 5 елдан да ким булмаган хезмәт стажы булу.
Конкурста 18 яше тулган гражданнар катнаша ала.
Конкурс Зәй муниципаль район Советында идарә кадрлары резервын формалаштыру тәртибе турында положение нигезендә, положениедә беркетелгән Зәй муниципаль район Советы муниципаль хезмәт вазифасында вакантлы вазифаны башкаруга конкурс үткәрү тәртибе турында методика буенча уздырыла. Әлеге положениеләр белән интернет челтәрендә Зәй муниципаль районы рәсми сайтында http://zainsk.tatar.ru адресы буенча танышырга мөмкин.
Конкурста катнашырга теләге булучылар конкурс комиссиясенә түбәндәге документлар белән гариза тапшыра:
1) 4x6 зурлыктагы фотосурәт ябыштырылган кулдан язылган һәм имзаланган анкета, автобиография;
2) паспорт яки аны алыштыручы документ күчермәсе (тиешле документ конкурска килгәч шәхсән күрсәтелә);
3) тиешле һөнәри белем, хезмәт стажы һәм квалификацияне раслаучы документлар: хезмәт кенәгәсе күчермәсе яки гражданинның хезмәт эшчәнлеген раслаучы башка документ: һөнәри белем турында документлар күчермәсе, шулай ук гражданин теләге буенча өстәмә һөнәри белем, гыйльми дәрәҗә, фәнни исем бирелү турында нотариус яки эш урыныннан кадрлар хезмәте раслаган документлар күчермәсе.
Конкурста катнашу өчен документлар 2012 елның 11 маена кадәр (17 сәгатькә кадәр) конкурс комиссиясенең сәркатибы тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Зәй шәһәре, Крупская урамы, 6нчы йорт, 42нче кабинет. Белешмәләр өчен телефон: 3-37-37.
Конкурс Зәй муниципаль район Советы аппаратының конкурс комиссиясе тарафыннан 2012 елның 14 маенда көндезге сәгать 1дә түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Зәй шәһәре, Крупская урамы, 6нчы йорт, 59нчы кабинет.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев