Рәсми мәгълүмат

Проблемаларны уртага салып

Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсенә кагылышлы программаларның үтәлеше шәһәр һәм район Советы депутатларының даими контролендә тора. Күптән түгел районда гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерүнең адреслы муниципаль, 2010-2011 елларда гомумйорт җылылык энергиясен исәпләү җиһазлары урнаштыру, районның 2011-2020 елларга коммуналь инфраструктура үсеше комплекслы программалары буенча агымдагы елда башкарылган эшләргә анализ ясалды. "Түгәрәк өстәл" артында...

Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсенә кагылышлы программаларның үтәлеше шәһәр һәм район Советы депутатларының даими контролендә тора. Күптән түгел районда гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерүнең адреслы муниципаль, 2010-2011 елларда гомумйорт җылылык энергиясен исәпләү җиһазлары урнаштыру, районның 2011-2020 елларга коммуналь инфраструктура үсеше комплекслы программалары буенча агымдагы елда башкарылган эшләргә анализ ясалды.

"Түгәрәк өстәл" артында сөйләшүләрдә район башлыгы урынбасары Роберт Халитов, башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Сәлахетдинов, район Советының экология, җир, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм транспорт мәсьәләләре буенча даими комиссиясе рәисе Владимир Егоров, депутатлар, торак милекчеләре ширкәтләре, территориаль иҗтимагый үзәкләр рәисләре, халыкка төрле хезмәтләр күрсәтүче оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты.

Районда зәйлеләрнең яшәү шартларын яхшырту буенча шактый эш башкарыла. Агымдагы елда Иске Зәй бистәсенең Макаров урамындагы 17нче, Мирный бистәсе Шоссе урамындагы 2нче йортлар урынына гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерүнең адреслы муниципаль программасы нигезендә яңа кирпеч йортлар төзелеп файдалануга тапшырылды. Иске Зәйдә - өч, Мирныйда ике гаилә яңа фатирлы булды. Әлеге программага Мирный бистәсе Макаров урамындагы 22нче, Урсай авылы Молодежная урамындагы 1 һәм 24нче йортлар да керде. Хәзер тузган йортлар сүтелеп, алар урынына яңалары төзелә. Молодежная урамының авария хәлендәге 24нче йортында яшәүчегә шәһәрдән 1 бүлмәле фатир сатып алынды. "Түгәрәк өстәл"гә чыгарылган икенче тема энергияне янга калдыруга багышланды. 2010-2011 елларда йортларга җылылык энергиясен исәпләү приборлары урнаштыру программасы кысаларында барлык күпфатирлы йортларга җылылык энергиясен исәпләү җиһазлары урнаштыру һәм аларга хезмәт күрсәтү, кулланылган коммуналь ресурслар һәм аларга күзәтчелек итү кебек чаралар планлаштырылган иде. Шәһәрдә барлыгы 142 йортка гомумисәпләү приборлары урнаштырылды. Шуларның 50се капиталь ремонт барышында 185нче федераль закон нигезендә куелды. 53 йортка - "Җылылык челтәрләре предприятиесе" АҖ инвестицион программасы, ә 33енә "Таткоммунпромкомплект" АҖ лизингы системасы буенча урнаштырылды. Энергия исәпләү җиһазлары урнаштыру кулланучылар акчасын янга калдырырга ярдәм итә. 2011 елда исә 26 күпфатирлы йортны "Җылылык челтәрләре предприятиесе" АҖ инвестицион программасы, 14 күпфатирлы йортны "Таткоммунпромкомплект" АҖ лизинг схемасы буенча җылылык исәпләү приборлары, 12 күпфатирлы йортка салкын су исәпләү җиһазын агымдагы ремонт хисабына урнаштыру бурычы куелган иде. Быел әлеге программа үтәлешенә 5 млн. сумнан артык акча бирелде. Районда җылылык энергиясен исәпләү җиһазларын урнаштыру тулысынча башкарылды. Коммуналь инфраструктура үсешенең комплекслы программасы нигезендә күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауда яңа технологияләр куллану юлы белән төзеклек, производство нәтиҗәлелеген һәм торак фонды коммуналь ресурсларын куллану дәрәҗәсен оптимальләштерү һәм модернизацияләү юлы белән коммуналь инфраструктуралар эшчәнлегенең ышанычлылыгын һәм нәтиҗәлелеген күтәрү тора. "Түгәрәк өстәл"дә нәкъ менә әлеге программалар буенча сөйләшүләр, фикер алышулар булды, проблемалар күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Проблемаларны уртага салып
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Рәсми мәгълүмат