Рәсми мәгълүмат

Программа дәвам итәчәк

Район Советының мәгариф, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Көн тәртибендә «Сабыйларга җылылык һәм уңайлыклар бүләк итик» муниципаль максатчан программа турында мәсьәлә тикшерелде. Шәһәрдәге балалар бакчаларының күпчелегенә - 40-45, яңа дигәннәренә дә инде 30 ел. Әлеге уңайдан 2010 елның башында район җитәкчелеге мәктәпкәчә...

Район Советының мәгариф, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Көн тәртибендә «Сабыйларга җылылык һәм уңайлыклар бүләк итик» муниципаль максатчан программа турында мәсьәлә тикшерелде.

Шәһәрдәге балалар бакчаларының күпчелегенә - 40-45, яңа дигәннәренә дә инде 30 ел. Әлеге уңайдан 2010 елның башында район җитәкчелеге мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр өчен яңа сыйфатлы шартлар тудыру турында уйлый башлады. Район башлыгы Татьяна Воропаева тырышлыгы белән "Сабыйларга җылылык һәм уңайлыклар бүләк итик" дип аталган муниципаль программа кабул ителеп, тормышка ашырыла башлады. Программаның беренче этабында 9 бакчаның "йомшак" түбәсе яссы түбәгә алмаштырылды. Әлеге максатта район бюджетыннан 2 миллион 500 мең сум һәм бюджеттан тыш чыганаклардан 11 миллион сум средство сарыф ителде. Узган ел исә мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре, тулаем мәктәпкәчә тәрбия тармагы өчен революцион ел булды: программаның икенче этабы кысаларында 2 бакчаның түбәсе ябылды һәм 12 бакчаның тәрәзәләре заманчага алмаштырылды. Болар өчен 18 миллион сум акча тотылды.

Шунысын да әйтик, соңгы ике елда авыл җирлекләрендә 4 балалар бакчасы ачылды, шәһәрдә "Алтынчәч", "Каенкай" һәм "Кызыл калфак" бакчаларында өстәмә төркемнәр булдырылды. Узган ел "Игелек атнасы" кысаларында район башлыгы тарафыннан балалар бакчаларына 1 миллион 70 мең сумлык уенчык бүләк ителде.

Бакчаларга матди ярдәм күрсәтү һәм шефлык ярдәме булдыру максатында, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре һәм предприятиеләр, оешмалар арасында килешүләр төзелде. Бу эш инде үзенең уңай нәтиҗәсен бирә. 2011 елның сентябрендә шәһәрнең 10 эшмәкәре бакчаларга кухня җиһазлары һәм хуҗалык товарлары белән ярдәм күрсәтте. Химаячеләр средстволарына (3 миллион сумнан артык) бакчаларга урын-җир әйберләре алынды. Хәзерге вакытта бакчаларга кровать, өстәл, урындык, шкаф, офис һәм кухня мебеле (10 миллион сумлык) кайтару эше бара. Мебель район башлыгы соравы белән республика бюджеты хисабына алына.

Шулай итеп, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту юнәлешендә шактый эш башкарылды инде. Әмма хәл итәсе проблемалар да юк түгел. Алар - энергия саклау, канализация системаларын төзекләндерү һ.б. Шуңа күрә программаны дәвам итеп, аның өченче этабын тормышка ашыру кирәк булачак.

Быел 3 бакчаның ("Аленка", "Миләшкәй" һәм "Якты коңгыз") түбәсен ябу, 5 бакчаның тәрәзәләрен алмаштыру, 6 бакчаның канализация челтәрен төзекләндерү планлаштырыла. Болар өчен 19 миллион сум средство кирәк булачак.

- Әлеге мөһим программа алга таба дәвам итәргә, балалар өчен без бөтен уңайлыкларны тудырырга тиеш, - диде, чыгыш ясап, район башлыгы Татьяна Воропаева.

Комиссия 2012-2013 елга исәпләнгән программаны кабул итү өчен район Советы каравына кертү турында карар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Программа дәвам итәчәк
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Рәсми мәгълүмат