Бу көннәрдә Казанда «Саф су. Казан - 2012» III күргәзмәсе һәм конгрессы узды. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев һ.б.лар катнашты. Күргәзмәгә чит илләр һәм Россиянең 15 шәһәреннән 67 предприятие үзләренең тәкъдимнәре белән килде. Күргәзмәдә су ресурсларыннан сакчыл файдалану, кулланган суларны кабат чистарту, коммуналь максатларда һәм...
Бу көннәрдә Казанда «Саф су. Казан - 2012» III күргәзмәсе һәм конгрессы узды.
Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев һ.б.лар катнашты. Күргәзмәгә чит илләр һәм Россиянең 15 шәһәреннән 67 предприятие үзләренең тәкъдимнәре белән килде.
Күргәзмәдә су ресурсларыннан сакчыл файдалану, кулланган суларны кабат чистарту, коммуналь максатларда һәм сәнәгатьтә су белән тәэмин ителеш буенча җиһазлар, материаллар, торбаларны коррозиядән саклау, җылылык һәм суүткәргеч челтәрен ремонтлау һ.б. күп төрле технологияләр тәкъдим ителде. Технологияләр белән танышкач, «Россиядә су тармагын үстерү» дигән темага пленар утырышта кунаклар «түгәрәк өстәл»ләр, секцияләрдә катнашты. Әлеге чарада бездән «Водоканал-Сервис»-«Зәй-Водоканал» АҖ филиалы директоры Рамис Ханнанов катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев