9 октябрьдә хакимиятнең конференцияләр залында ветераннар советының киңәйтелгән утырышы узды. Шушы ук көнне кече залда район башлыгы каршындагы физик культура, спорт һәм туризм буенча советның киңәшмәсе үткәрелде. Район башлыгы агрофирмаларның "Шепкә-Нур", "Яңа Спас", "Ал. Бистәсе" бүлекчәләрендә шикәр чөгендерен җыеп алу барышы белән танышты. 10 октябрьдә район делегациясе Казанда "Корстон" Авыл...
9 октябрьдә хакимиятнең конференцияләр залында ветераннар советының киңәйтелгән утырышы узды. Шушы ук көнне кече залда район башлыгы каршындагы физик культура, спорт һәм туризм буенча советның киңәшмәсе үткәрелде.
Район башлыгы агрофирмаларның "Шепкә-Нур", "Яңа Спас", "Ал. Бистәсе" бүлекчәләрендә шикәр чөгендерен җыеп алу барышы белән танышты.
10 октябрьдә район делегациясе Казанда "Корстон" Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган чарада катнашты. Шушы ук көнне 1нче мәктәптә Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе, хәрби комиссариат белән берлектә, армиягә чакыру яшендәге укучылар өчен "Хокук белеме мәктәбе"нең чираттагы дәресен үткәрде.
Район җитәкчелеге Бөек Ватан сугышы ветераннары Е. С. Тазова, М. Д. Лукьяновны юбилейлары белән тәбрикләде.
"Эшлекле чәршәмбе" акциясе кысаларында район җитәкчелеге "Икмәк кабул итү предприятиесе", "Идарәче компания ТКХ" ҖЧШ, "Инвестстройсервис", "Горзеленхоз", "Управдом", "Авантех", "Сәламәтлек комбинаты", "Таттелеком", "ТРК ТВТ" предприятиеләрендә, почта элемтәсе үзәгендә булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев