Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсен район башлыгы урынбасары Роберт Халитов алып барды. Көн тәртибендә дүрт мәсьәлә каралды. 12-24 декабрьдә шәһәр-районда оператив хәл белән эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин таныштырды. Ул соңгы вакытта иске акча купюралары белән алдау юлына басучылар барлыкка килүен әйтте. Мошенниклар үзләрен банк хезмәткәрләре итеп таныштырып, гадәттә өлкән...
Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсен район башлыгы урынбасары Роберт Халитов алып барды.
Көн тәртибендә дүрт мәсьәлә каралды.
12-24 декабрьдә шәһәр-районда оператив хәл белән эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин таныштырды. Ул соңгы вакытта иске акча купюралары белән алдау юлына басучылар барлыкка килүен әйтте. Мошенниклар үзләрен банк хезмәткәрләре итеп таныштырып, гадәттә өлкән кешеләрдән акча алышына дип, хәзерге купюраларны искегә алыштыралар. Кисәтүләр еш ясалса да, хокук бозучылар тозагына эләгүчеләр һаман саен очрап тора, чөнки мошенниклар алдау ысулларын төрләндереп тора. Алга таба мондый төр җинаятьчелеккә каршы көрәштә халыкны кисәтү эшен көчәйтү мөһимлегенә басым ясалды. Коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазьләренең артына мошенниклар турында искәртүче мәгълүмат язылачак, һәр йорт подъездының белдерүләр тактасына да кисәтү кәгазьләре беркетеләчәк.
Икенче мәсьәлә буенча "Автоградбанк"ның Зәй филиалы эшчәнлеге, киләсе елга планнар турында аның җитәкчесе Людмила Логинкина сөйләде. Филиал бүгенге көнгә 14 мең физик затка һәм 132 корпоратив клиентка хезмәт күрсәтә. Агымдагы елда коллектив ипотека кредиты, аны рәсмиләштерүдә, ана капиталын кулланучылар белән нәтиҗәле эшләгән. Барлыгы 85 миллион сумлык 236 ипотека кредиты бирелгән. Моннан тыш халыкка төрле хезмәтләр өчен түләүләрне җиңеләйтү максатында интернет, терминаллар аша эшләү ысуллары да аңлатыла. 2012 елда терминаллар санын арттыру планлаштырыла.
"Аква-Зәй" ҖЧШнең 11 айлык эш нәтиҗәләрен бүлек башлыгы Наил Гыйниятуллин бәян итте. Әлеге оешма авыл җирлекләрен су белән тәэмин итү буенча 9 миллион сумлык эш башкарган. Су бирүдә төрле өзеклекләр булмасын өчен төзекләндерү эшләре үткәрелгән. "Аква-Зәй" хезмәтләреннән файдаланган өчен акча җыю эшенең Югары Шепкә һәм Югары Пәнәче авыллары җирлекләрендә аеруча начар баруы ассызыкланды. Әлеге уңайдан авыл җирлекләре башлыкларына активрак эшләргә тәкъдим ителде. Шул ук вакытта инде күптән үлгән йорт хуҗаларына су өчен түләү кәгазьләре килеп тору буенча авыл җирлекләре башлыклары да ширкәткә дәгъва белдерде. Роберт Халитов бу мәсьәләдә кабат исәпләүләр үткәрү кирәклегенә басым ясады.
Киңәшмәдә күрсәтелгән коммуналь хезмәтләргә булган бурычларның ни дәрәҗәдә җыелуы турында бердәм хисап үзәге директоры Галина Камышова хәбәр итте. Тулаем алганда, ул коммуналь хезмәтләр өчен бурычларның 77 проценты каплануын әйтте. Ел ахырына кадәр аны 100 процентка җиткерү мөмкинлеге бар, дип белдерде. Район башлыгы урынбасары бу юнәлештә аеруча актив эшләргә кирәклеген искәртте. Шулай ук ул коммуналь хезмәтләргә тарифларның үсмәячәген, кайнар суга бераз төшәчәген әйтте. Киңәшмәне йомгаклап, ул узган атнада булган чараларга күзәтү ясады. Агымдагы атна планнары белән таныштырды. Яңа ел бәйрәме якынлашу уңаеннан киңәшмәдә катнашучыларны район башлыгы исеменнән котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев