Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе күңелле мизгелдән башланды - район башлыгы урынбасары Роберт Халитов Ал. Бистәсе, Югары Мәлем, Югары Шепкә һәм Сармашбаш авыл җирлекләре башлыкларына "FIAT Albea" автомобильләре алу өчен сертификатлар тапшырды. Соңгы елларда республикада җирле үзидарә органнары эшчәнлеген тагын да нәтиҗәле итү, җирлек башлыкларына вазифаларын башкару өчен шартлар булдыру максатында...
Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе күңелле мизгелдән башланды - район башлыгы урынбасары Роберт Халитов Ал. Бистәсе, Югары Мәлем, Югары Шепкә һәм Сармашбаш авыл җирлекләре башлыкларына "FIAT Albea" автомобильләре алу өчен сертификатлар тапшырды. Соңгы елларда республикада җирле үзидарә органнары эшчәнлеген тагын да нәтиҗәле итү, җирлек башлыкларына вазифаларын башкару өчен шартлар булдыру максатында аларны автомобильләр белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Быел гына да район авыл җирлекләре башлыкларына 8 автомобиль бирелде.
Киңәшмә көн тәртибенә төп ике мәсьәлә чыгарылды. 1-20 ноябрьдә шәһәр-районда оператив хәл торышы турында эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Григорий Будрин чыгыш ясады. Әлеге чорда хокук бозулар, җинаять кылулар турында 54 хәбәр теркәлгән. Бүлекнең личный составы "Мәк", "Парад" оператив-кисәтү операцияләре һәм "Казан-антитеррор" өйрәнүләрендә катнашкан.
- Җинаятьләрнең 30ы - урлау, шуның 27се - шәһәргә, 3се - авылларга туры килә, - диде Григорий Михайлович.
Ай башыннан элек кылынган 14 җинаять ачылган.
Салым түләүчеләрне федераль салым хезмәтенең "Шәхси кабинет" интернет-сервисында теркәү тәртибе турында районара 11нче салым инспекциясе баш инспекторы Людмила Зуйкова бәян итте. Салым органнары һәм салым түләүчеләр арасында мәгълүмат алмашуны камилләштерү максатында федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе рәсми интернет сайтында быелның 19 октябреннән "Салым түләүче физик затның шәхси кабинеты" дип аталган электрон сервисның икенче этабы эшли башлаган. Яңа сервис салым түләүчеләргә бюджет белән исәп-хисап торышы, физик зат өчен исәпләнгән салымнар, салымнарның түләнгәнлеге турында мәгълүмат алу, түләү документлары формалаштыру мөмкинлеге бирә. Моннан тыш "Шәхси кабинет"та кешенең милек объектлары, җир участоклары, транспорт средстволары, әлеге объектларның төп характеристикалары белән танышу мөмкинлеге дә бар. Кыскасы, сервиста физик зат өчен каралган барлык төр салым түләүләре, аларның күләме турында тулы мәгълүмат алып була. Шулай итеп кешегә өйдән генә, интернет аша, үзенең салым эшләрен хәл итү мөмкинлеге туа. Әмма моның өчен яшәү урыны буенча салым инспекциясенә яисә теләсә нинди салым инспекциясенә яисә федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе интернет сайты аша гариза биреп, беренчел парольле теркәү картасы алып, "Шәхси кабинет"ка кереп, беренчел парольне даими парольгә алмаштырган очракта гына мөмкин булачак.
Әлегә бу сервис Россиянең биш төбәгендә генә кертелгән. Сервисның беренче этабы (салым буенча әҗәтләрне белү) 2009 елның декабрендә эшли башлаган һәм аңа 400 мең кеше мөрәҗәгать итеп кергән. Бүгенге көндә федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә 20дән артык электрон сервис эшкә җигел- гән.
Киңәшмәдә контрольдә торучы мәсьәлә- ләр - "Зәй идарәче компаниясе" ҖЧШнең диспетчерлык дәгъва хезмәтенә 14-18 ноябрьдә халыктан кергән заявкаларның үтәлеше, "Доверие" һәм "Нефтьче" торак милекчеләре ширкәтләренең коммуналь хезмәтләр өчен җыелган бурычларны җыеп алу турында мәсьәләләр дә каралды.
Киңәшмә ахырында Роберт Халитов узган атнадагы чараларны анализлады, бу атнада үтәчәк төп чараларның планы белән таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев