Рәсми мәгълүмат

Санаулы көннәр калды

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәyt район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин соңгы ике атнада шәһәр-райондагы оператив хәлне анализлады. Ул оператив хәлнең тотрыклы булуын, милли бәйрәм - Сабантуйлар вакытында хокук бозулар, җинаять кылуларга юл куелмауны билгеләп үтте. 3-16 июньдә районда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча башкарылган...

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәyt район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды.

Эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин соңгы ике атнада шәһәр-райондагы оператив хәлне анализлады. Ул оператив хәлнең тотрыклы булуын, милли бәйрәм - Сабантуйлар вакытында хокук бозулар, җинаять кылуларга юл куелмауны билгеләп үтте.

3-16 июньдә районда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча башкарылган эшчәнлек турында дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Ильмир Шәяхмәтов сөйләде. Әлеге чорда янгын сүндерүчеләр янгын очраклары турында 12 хәбәр алган. 6 июньдә шәһәрнең Җиңү проспекты 1/02 йортындагы бер фатирда янгын чыгып, коридор, кухня яна.

7 июньдә Иске Зәйдә агач йортта янгын чыга. Йорт хуҗасын күршеләре коткара, янгынны сүндергәч, ике ир-атның янып үлүе ачыклана. Янгын чыгуның сәбәбе - тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү.

"Зәй-Су каналы" ҖЧШнең салкын суның югалуын киметү буенча башкарган эшләре турында директор Наил Муллин бәян итте.

2013 елның икенче яртысына матбугатка язылу барышы - район җитәкчелеге контролендә торучы мәсьәлә. Соңгы атнадагы эшчәнлек турында почтампт башлыгы Наталья Салмина хисап тотты. 10-15 июньдә зәйлеләр 1586 данә газета-журналга язылган, әмма шуның 373 данәсе генә - рәсми басма. Гомумән алганда, матбугатка язылу сүлпән бара. Халыкның активлыгы кимедеме, почта бүлекләре хезмәткәрләре эшләп бетермиме? Быел, югыйсә, "Татмедиа" АҖ хат ташучылар арасында моңарчы күрелмәгән конкурс игълан итте. Акционерлык җәмгыяте карамагындагы басмаларга иң күп яздырган хат ташучыларга 30 мең сумлык акчалата бүләк карала. Кызганычка каршы, кайбер почта хезмәткәрләренең бу турыда хәбәрдар булмавы да ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Санаулы көннәр калды
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Рәсми мәгълүмат