24 октябрьдә узган аппарат киңәшмәсендә быелгы бюджет үтәлеше, авылда кече хуҗалык формаларын үстерү буенча федераль һәм республика программалары үтәлеше кебек мәсьәләләр каралды. 9 айда бюджет үтәлешенең төп күрсәткечләре белән финанс-бюджет палатасы рәисе Венера Шакирҗанова таныштырды. Районның берләштерелгән бюджетын район һәм 23 җирле үзидарә бюджеты тәшкил итә. 9 айда бюджет керемнәре...
24 октябрьдә узган аппарат киңәшмәсендә быелгы бюджет үтәлеше, авылда кече хуҗалык формаларын үстерү буенча федераль һәм республика программалары үтәлеше кебек мәсьәләләр каралды.
9 айда бюджет үтәлешенең төп күрсәткечләре белән финанс-бюджет палатасы рәисе Венера Шакирҗанова таныштырды. Районның берләштерелгән бюджетын район һәм 23 җирле үзидарә бюджеты тәшкил итә. 9 айда бюджет керемнәре 642,5 миллион сумга тигез. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, керем күләме 17 процентка арткан. Шулай да "ЗЗМК-Тимер", шикәр заводы, "ТатЭК" һ.б. берничә предприятиедә физик затлар кеременә салым күләме кимү күзәтелә.
Авылда ярдәмче, шәхси фермер хуҗалыгы формаларын үстерүгә хөкүмәт зур ярдәм итә. Бу эшнең районда ничек баруы турында авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов мәгълүматы тыңланды. Бүген районда 120 фермер хуҗалыгы ит, сөт, икмәк җитештерә. Быел авылда эшчәнлек алып баручыларга ашлама, терлек азыгы, пләмәле терлек алу һ.б. өчен 28 миллион сумнан артык субсидия, 49 миллион сум кредит бирелгән.
Районда гаилә фермасы төзү буенча республика программасы тормышка ашырыла: 19ы төзелә, 18 ферма эшли һәм конкурентлыкка сәләтле продукция җитештерә. Үрнәк итеп куярлык гаилә фермаларыбыз бар һәм алар артуга бара. Югары Лоҗыда Илшат Хәбибуллинның товарлыклы-сөтчелек фермасы заман таләпләре буенча төзелеп бетеп килә. Бүген гаилә фермаларына юл салу бара. Безнең фермерлар "50x50" программасы буенча югары продукция бирергә сәләтле 332 баш пләмәле терлек сатып алды, грантлар алуга перспективалы эш итеп карау күренә.
361 кеше үз эшен башлау өчен хөкүмәт субсидиясе алды һәм аны башлыча терлекчелек белән шөгыльләнүне җайга салуга тотты. Нәтиҗәдә шәхси хуҗалыкларда терлек саны арта бара.
Район башлыгы Татьяна Воропаева җитәкчеләрне узган җомгада Иске Зәйдә узган "Ачык хат көне" нәтиҗәләре белән таныштырды. Мондый очрашу-сөйләшүләр халыкның тормыш-көнкүреше һәм проблемаларыннан хәбәрдар булып тору, вакытында тиешле чаралар күрү мөмкинлеге бирә. Шундый "Ачык хат көннәре" билгеләнгән график буенча башка микрорайоннарда да үтәчәк.
Татьяна Воропаева атналык эшнең төп юнәлешләре белән таныштырды, җирле үзидарә башлыклары алдына суыкларга кадәр суүткәргечләрне тулы тәртипкә китереп бетерү бурычы куйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев