Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе күңелле мизгелдән башланды: район башлыгы Татьяна Воропаева атна саен үткәрелгән социаль ярминкәләрне оештыруда актив катнашкан бер төркем җитәкчеләр, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, эшмәкәрләргә район башлыгы Мактау хатларын тапшырды. Алар - "Зәй" һәм "Восток" агрофирмалары директорлары Владимир Егоров, Васыйл Мифтахов, "Нива" ҖЧШ директоры Шәмсулла Касыймуллин, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары...
Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе күңелле мизгелдән башланды: район башлыгы Татьяна Воропаева атна саен үткәрелгән социаль ярминкәләрне оештыруда актив катнашкан бер төркем җитәкчеләр, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, эшмәкәрләргә район башлыгы Мактау хатларын тапшырды.
Алар - "Зәй" һәм "Восток" агрофирмалары директорлары Владимир Егоров, Васыйл Мифтахов, "Нива" ҖЧШ директоры Шәмсулла Касыймуллин, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары Вәсил Хәкимуллин, Владимир Игошин, Василий Рафаилов, шәхси эшмәкәр Игорь Савгильдин.
Район башлыгы киңәшмәдә катнашучыларны суд приставлары хезмәте җитәкчесе итеп билгеләнгән Игорь Будрин белән таныштырды, аңа хезмәтендә уңышлар теләде.
Киңәшмә көн тәртибендә төп дүрт мәсьәлә каралды. Агымдагы елның беренче кварталында күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү барышы турында башкарма комитетның торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш, транспорт, энергетика, элемтә һәм юл хуҗалыгы бүлеге башлыгы Азат Бариев чыгыш ясады. Бүгенге көндә ремонт эшләре 11 йортта үткәрелә, хәзерге вакытта башлыча салкын һәм кайнар су челтәрен алмаштыру, электр челтәрен төзекләндерү кебек эшләр алып барыла. Ремонтчылар җылылык челтәрен алмаштыруга - сезон тәмамлануга, түбә ябу һәм йортлар фасадларын ремонтлауга көннәр ныклап җылыткач керешәчәк. Быелгы ремонт эшләрен башкаруга 72,4 миллион 21 мең сум акча кирәк булачак. Әлегә торак милекчеләре ширкәтләре һәм идарәче компаниягә шуның 27 проценты (19 миллион 311 мең сум) күчерелгән. Йортлар ремонтлауда 91 кеше хезмәт куя. Тулаем алганда эш күләменең 13 проценты башкарылган.
Район башлыгы ремонт эшләрен даими контрольдә тоту, билгеләнгән график буенча эш күләмнәренең үтәлешен тәэмин итү, башкарылган эшләр буенча актларны тиешле срокларда имзалау кирәклеген ассызыклады.
"Татнефтедор" Зәй юллар идарәсе" ҖЧШ башлыгы Ислам Әмирханов быел юлларны ремонтлауны оештыру һәм бу эшнең барышы турында сөйләде. Муниципаль районда 404 километр юл исәпләнә. Аларны төзек тоту, ремонтлауга быел 68 миллион 998 мең сум финанс средстволары каралган. Юлчылар ремонт эшләренә кереште инде.
Предприятие, оешма, учреждениеләр тарафыннан мәҗбүри пенсия һәм медицина иминиятләвенә иминият взнослары түләү торышы турында пенсия фонды идарәсе башлыгы Зәния Йосыпова чыгыш ясады. Шәһәр-районда 2852 иминиятләүче (эш бирүче) теркәлгән, шуның 805е - юридик зат, 2047се - шәхси эшмәкәр. Күпчелек оешмалар взносларын вакытында һәм тулы күләмдә түләсә дә, кайбер предприятие- ләрнең (10га якын оешма) пенсия фонды идарәсенә бурычлары шактый. 1 апрельгә гомуми әҗәт 36,2 миллион сум тәшкил иткән. Пенсия фонды идарәсе башлыгы аларны түләтү буенча күптөрле чаралар күрелүен бәян итте.
Район Советының җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Фәрит Мусин чыгышы тыңланды. Ул бөек Тукай туган көнгә багышлап "Туган тел атналыгы" үткәрү күркәм гадәткә әверелүен, быел да әлеге уңайдан шәһәр-районда яшәүче халыкларның телен, мәдәниятен, милли традицияләрен саклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрү планлаштырылуын билгеләп үтте, узачак төп чараларны атады.
Контрольдә торучы төп мәсьәлә санитар-экологик икеайлык кысаларында чистарту эшләрен оештыру иде. Бу турыда шулай ук Азат Бариев хисап тотты. Соңгы көннәрдә шәһәрне кышкы пычрактан арындыру буенча эш башланды. Узган атнада ул шактый күләмдә башкарылды. Әмма әле бу - зур эшнең башы гына. Хәзер һәр чәршәмбе, шимбәдә өмәләр үткәрү сорала. 21 апрельдә гомумшәһәр өмәсе оештырылачак.
- Әмма аңа кадәр төп эшләрне башкару мөһим. Һәр предприятие, оешма, учреждение үзенә беркетелгән биләмәләрне атна дәвамында (аеруча чәршәмбе көнне) чистартырга, тәртип булдырырга тиеш. 21 апрельдә исә, барыбыз да өмәгә чыгып, бу мөһим эшкә нокта куйыйк, - диде район башлыгы.
Ул шулай ук айлык кысаларында агачлар, баганаларны агарту өчен тиешле оешмаларга известь әзерләү хәстәрен күрү, тиешле булмаган урыннарда чүплекләрне бетерү, шулай ук зиратларны чүп-чардан арындыру, Җиңү көненә әзерлек алып бару (һәйкәлләр, обелискларны төзекләндерү) һәм кайбер башка мөһим мәсьәләләргә тукталды.
Көннәрнең шундый җылы, коры торуы, чистарту, шәһәр-авылларны чүп-чардан арындыру өчен шартлар тудыра. Бу эшкә бердәм, оешкан төстә алыныйк, ишегаллары, йортлар, биналар тирәсе, урамнар көлеп торсын. Бу кемдер өчен түгел, үзебез өчен. Шәһәр, авыллар йөзе - безнең йөз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев