Рәсми мәгълүмат

Сиксән ике кеше гариза биргән

ТР Министрлар Кабинетында үткән чираттагы брифингта сүз күп балалы гаиләләргә Татарстанда бушлай җир кишәрлеге бирү буенча РФ Президенты күрсәтмәсен үтәү турында барды. Аның буенча тулы мәгълүматны ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Айрат Нуретдинов бирде. Татарстанда бүгенге көнгә җир сорап, 6830 гаилә мөрәҗәгать иткән. Аларның күпчелеге - Казанда....

ТР Министрлар Кабинетында үткән чираттагы брифингта сүз күп балалы гаиләләргә Татарстанда бушлай җир кишәрлеге бирү буенча РФ Президенты күрсәтмәсен үтәү турында барды. Аның буенча тулы мәгълүматны ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Айрат Нуретдинов бирде.

Татарстанда бүгенге көнгә җир сорап, 6830 гаилә мөрәҗәгать иткән. Аларның күпчелеге - Казанда. Безнең район буенча гариза бирүчеләр саны - 82, шуларның 55е махсус район комиссиясендә тикшерелеп, исемлеккә кертелгән.

Хәзерге вакытта, ТР электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан файдаланып, республиканың 23 муниципаль берәмлегендә электрон гариза бирергә мөмкин, шулай ук традицион кәгазь вариантта да муниципаль берәмлекләрдә гаризалар алына. Район халкы гаризаларны җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасының җиденче "тәрәзәсе"ндә дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә тапшыра ала.

Гомумән алганда, Татарстанда 3 һәм аннан да күбрәк балалы 21752 гаилә исәпләнә, шуларның 404е - Зәйдә. Аларның барысы да хокукларыннан файдаланырга ниятләсә, республика буенча 3314 гектар гомуми җир бүлеп бирергә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Сиксән ике кеше гариза биргән
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Рәсми мәгълүмат