«Опека һәм попечительлек мәсьәләсендә сезнең теләк-тәкъдимнәрегез» дигән темага «кайнар линия»гә килгән сорауларга башкарма комитетның опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Альбина Садыйкова җавап бирә. - Элекке ирем баланы тәрбияләүгә алимент түләми, бала белән кызыксынмый. Аны ата хокукыннан мәхрүм итеп буламы? - Ата-ана хокукыннан мәхрүм итү - әти-әниләр өчен соңгы чара һәм...
«Опека һәм попечительлек мәсьәләсендә сезнең теләк-тәкъдимнәрегез» дигән темага «кайнар линия»гә килгән сорауларга башкарма комитетның опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Альбина Садыйкова җавап бирә.
- Элекке ирем баланы тәрбияләүгә алимент түләми, бала белән кызыксынмый. Аны ата хокукыннан мәхрүм итеп буламы?
- Ата-ана хокукыннан мәхрүм итү - әти-әниләр өчен соңгы чара һәм моның өчен нигезле сәбәпләр булырга тиеш. Алимент түләмәү ата-ана хокукыннан мәхрүм итү өчен нигез булып тора, ләкин судка әти кешенең баланы тәрбияләү белән шөгыльләнмәве, аның тормышы, сәламәтлеге белән кызыксынмавы турында башка дәлилләр (шаһитлар күрсәтмәсе, характеристика һ.б.) дә кирәк. Сорау бирүче яшәү урыны буенча судка мөрәҗәгать итә ала.
- Мин һәм ирем ата-ана хокукыннан мәхрүм ителдек. Бу хокукны кире кайтару һәм балаларны алу өчен нәрсә эшләргә кирәк?
- Ата-ана хокукыннан мәхрүм ителүче әти-әнигә тормыш рәвешен үзгәртүе һәм балаларына тиешле тәрбия бирә алуын раслаучы документлар (характеристика, керем турында белешмә, шаһитлар күрсәтмәсе һ.б.) җыярга кирәк. Ата-ана хокукын кире кайтару хокукы суд тәртибендә карала. Хокукны торгызу турында гариза, күрсәтелгән документлар белән шәһәр судына мөрәҗәгать итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев