Бу аппарат киңәшмәсендә төп өч мәсьәлә каралды. Киңәшмәне район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. 20 февральдән 10 мартка кадәр шәһәр-районда оператив хәл турында эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Ул чыгышында шушы чорда хокук бозулар турында 49 хәбәр алынуын (шуның 20се - урлау, 14 очрагында кыйнау), личный составның...
Бу аппарат киңәшмәсендә төп өч мәсьәлә каралды. Киңәшмәне район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды.
20 февральдән 10 мартка кадәр шәһәр-районда оператив хәл турында эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Ул чыгышында шушы чорда хокук бозулар турында 49 хәбәр алынуын (шуның 20се - урлау, 14 очрагында кыйнау), личный составның "Парад", "Законсыз эмигрант" оператив-кисәтү операцияләрендә катнашуын, бәйрәм көннәрендә оператив хәлнең чагыштырмача тотрыклы булуын, авыр җинаять кылу очракларының булмавын билгеләп үтте.
"ТатЭК" АҖнең 2011 елдагы эшчәнлеге һәм агымдагы елга бурычлар турында акционерлык җәмгыятенең генераль директор урынбасары Сергей Афонин сөйләде. Аның әйтүенчә, предприятие елны уңышлы тәмамлаган, 151 блоклы комплектлы трансформатор подстанциясе эшләп чыгарган. Биредә бүген 64 кеше эшли. Эшләү- челәрнең айлык уртача хезмәт хакы 20 мең сумнан артык. Узган ел ул 5 процентка арткан.
- Трансформатор подстанцияләренең сыйфатын күтәрү, ирешелгән җитештерү нәтиҗәлелеген саклау, трансформатор подстанцияләрен сату буенча яңа килешүләр төзү, инвестиция программасын үтәү, эшләүчеләрне социаль яклау дәрәҗәсен тагын да күтәрү - агымдагы ел бурычлары, - диде чыгышында Сергей Афонин.
Район башлыгы предприятиенең нәтиҗәле эшләвен, аягында нык басып торуын, заказларны арттыра баруын искәртте.
Пенсия фонды идарәсенең 2011 елдагы эшчәнлеге турында идарә башлыгы Зәния Йосыпова бәян итте. Пенсия фонды идарәсе узган елга билгеләнгән бурычларны тулысынча үтәгән. Идарә 14897 пенсионерга хезмәт күрсәтә. Пенсия алучылар, 2010 ел белән чагыштырганда, 174 кешегә арткан. Шәһәр-райондагы һәр дүртенче кешенең берсе - пенсионер, һәр өч пенсионерның берсе эшли. Узган ел идарәгә пенсия мәсьәләләре буенча 12500 кеше мөрәҗәгать иткән. 1492 кешедән ана капиталына дәүләт сертификаты алу, 906 кешедән ана капиталын куллану буенча гариза кергән.
Шәһәр-районда 3072 юридик зат пенсия фондына иминиятләү взнослары күчерүче булып тора. Узган ел 632 миллион сум взнос (99 процент) күчерелгән. Шул ук вакытта 30 иминиятләүченең пенсия фондына 32 миллион сумнан артык бурычы бар.
Зәния Йосыпова чыгышында 1 апрельдән - хезмәт пенсияләренең 2,4 процентка, шулай ук социаль пенсияләрнең дә артачагын белдерде.
Контрольдә торучы мәсьәлә - 44 күпфатирлы йортка салкын суның хисабын алу буенча гомумйорт исәпләү приборлары кую торышы турында "Водоканал-Сервис"-"Зәй-Водоканал" АҖ генераль директоры Рамис Ханнанов хисабы тыңланды.
Район башлыгы, киңәшмәгә нәтиҗә ясап, шәһәр-районда 4 мартта узган Президент сайлауларында зәйлеләрнең активлык күрсәтүен билгеләп үтте, бу атнада булачак төп чаралар белән таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев