Рәсми мәгълүмат

Татьяна ВОРОПАЕВА: “Халык белән эшләү максатчан эш булсын”

Кичә узган аппарат киңәшмәсендә район башлыгы Татьяна Воропаева тагын бер мәртәбә шулай дип белдерде. - 2012 елга аяк бастык, узган ел социаль-икътисади үсешне тәэмин итү буенча шәһәр-районда күп эшләр башкарылуга карамастан, хәл итәсе кайбер проблемалар быелга да күчә, - диде ул. - 2012 елны муниципаль дәрәҗәдә Милли мәдәният елы дип...

Кичә узган аппарат киңәшмәсендә район башлыгы Татьяна Воропаева тагын бер мәртәбә шулай дип белдерде.

- 2012 елга аяк бастык, узган ел социаль-икътисади үсешне тәэмин итү буенча шәһәр-районда күп эшләр башкарылуга карамастан, хәл итәсе кайбер проблемалар быелга да күчә, - диде ул. - 2012 елны муниципаль дәрәҗәдә Милли мәдәният елы дип игълан иттек. Бу ел тагын шунысы белән үзенчәлекле - Зәйнең 360 еллыгы. Әлеге уңайдан зур эшләр башкару күздә тотыла. Истә калырдай матур чаралар уздыруга һәр предприятие, оешма үз өлешен кертергә тиеш. Алда тагын бер мөһим сәяси вакыйга - 4 мартта Россия Федерациясе Президентын сайлау.

Быел шулай ук төрле юнәлештәге муниципаль программалар актив тормышка ашырылачак. Шәхси йортлардан торучы шәһәр бистәләрен су белән тәэмин итү программасы - шуларның берсе. Бистәләрнең урам юлларын төзекләндерү, тротуарлар салу, яңарту, урамнарны яктырту буенча да зур күләмле эшләр планлаштырыла.

- Без идарәче компания эшеннән дә канәгать түгел. Торак милекчеләре ширкәтләре дә тиешенчә эшләми. Быел ширкәтләрдә хисап-сайлау җыелышлары уздырачакбыз, аларга хезмәт күрсәтүче подряд оешмаларын конкурс нигезендә сайлап алачакбыз, - диде район башлыгы.

Торак төзелеше буенча да быел активрак эшләргә кирәк булачак. Агымдагы елда районда 25 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылырга тиеш. Социаль ипотека программасы нигезендә төзелүче 65 фатирлы йортны ел ахырына төзеп бетерү карала. Моннан тыш шәхси торак төзелешен активлаштыру сорала.

2012 елда шәһәрнең "Якты коңгыз", "Каенкай" балалар бакчаларында яңа төркемнәр ачу, Бура-Киртә һәм Сарсаз-Багражда "Мәктәп + балалар бакчасы" схемасы буенча бакчалар ачу уйланыла.

Киңәшмә көн тәртибендә төп дүрт мәсьәлә каралды. Эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин 27 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр оператив хәлне бәян итте. Яңа ел бәйрәмнәрендә полиция хезмәткәрләре киеренке режимда эшләгән. Бу чорда гадәттән тыш хәлләр, чамадан тыш хокук бозулар, җинаять кылуларга юл куелмаган.

Хәрби хезмәткә көзге чакыру нәтиҗәләре турында ТР хәрби комиссариатының Зәй бүлеге башлыгы Айрат Әгъләмҗанов чыгыш ясады. Аның чыгышыннан күренгәнчә, көзге чакыруда хәрби хезмәткә шәһәр-районнан 140 егет җибәрү планлаштырылса да, ил сагына 100е генә киткән. Бүлек башлыгы план үти алмауның сәбәпләрен аңлатты. Татьяна Воропаева бу юнәлештә эшне активлаштыру кирәклеген ассызыклады.

Район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина 2011 елда муниципаль район гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү формалары һәм методларын камилләштерү буенча күрелгән чаралар турында чыгыш ясады. Узган ел дәвамында район башлыгы, район Советы һәм башкарма комитетка гражданнардан 1348 мөрәҗәгать (шуның 898е - телдән, 450е - язмача) кергән. Аларның барысы буенча да тиешле чара күрелгән. Шунысын да әйтик, район җитәкчелегенең халык белән эшләү буенча тәҗрибәсе зур. Бездә моның төрледән-төрле, яңа формалары кулланыла. Халык белән эшләү буенча Зәй тәҗрибәсе республикага җәелдерелә. Әлеге теманы социаль яклау идарәсе башлыгы Эльмира Хуҗина дәвам итте. Ул чыгышында узган елда социаль яклау идарәсенең халык мөрәҗәгатьләре белән эшләвен яктыртты.

Район башлыгы киңәшмәгә нәтиҗә ясап, күтәрелгән мәсьәләләрнең мөһимлеген ассызыклады. Ул бу эшчәнлектә һаман алга бару кирәклеген белдереп, халык белән эшләү урындагы затлар, җитәкчеләр өчен максатчан көндәлек эш булсын, һәр сорау, мөрәҗәгать артында кеше язмышы булуны истән чыгарырга ярамый, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Татьяна ВОРОПАЕВА: “Халык белән эшләү максатчан эш булсын”
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Рәсми мәгълүмат