Рәсми мәгълүмат

Татьяна Воропаева: ”Һәр мөрәҗәгатьнең үтәлүен таләп итәчәкбез”

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп өч мәсьәлә каралды. Аны район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. 2011 елда шикәр кайнату сезоны нәтиҗәләре һәм "Зәй шикәре" АҖнең агымдагы елда эш перспективалары турында заводның генераль директоры Вячеслав Сыщиков чыгыш ясады. - Узган ел уңай һава шартлары Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә диярлек...

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп өч мәсьәлә каралды. Аны район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды.

2011 елда шикәр кайнату сезоны нәтиҗәләре һәм "Зәй шикәре" АҖнең агымдагы елда эш перспективалары турында заводның генераль директоры Вячеслав Сыщиков чыгыш ясады.

- Узган ел уңай һава шартлары Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә диярлек шикәр чөгендереннән мул уңыш алу мөмкинлеге бирде. Соңгы елларда ил буенча 35 миллион тонна татлы тамыр җыеп алынса, 2011 елда ул 48 миллион тонна тәшкил итте һәм 5,3 миллион тонна шикәр комы эшләп чыгарылды. Бу илдә шикәр комына булган ихтыяҗны тулысынча каплады, - диде ул.

Республикада узган ел шикәр заводлары 1697906 тонна шикәр чөгендере кабул итте, шуның 603702 тоннасы Зәй заводына туры килә. Кызганычка каршы, һава шартларының көйсезлеге аркасында райондагы уңышның өчтән бере көннәр нык суыткач җыелды. Ә бу исә шактый уңышны югалтуга китерде.

Узган сезонда безнең завод 79500 тонна шикәр комы, 21870 тонна патока, 18000 тонна гранулалы һәм 4300 тонна киптерелгән чөгендер түбе эшләп чыгарды. Тулаем чөгендердән шикәр чыгышы 13,63 процент тәшкил итте. Бу - республикада иң югары күрсәткеч. Шикәр кайнатучылар сезонны 112 тәүлектә төгәлләде.

Район башлыгы "Зәй шикәре" АҖ коллективына тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

2011 елда кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә эшчәнлек турында ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы бүлегенең әйдәп баручы белгече Надежда Чернова хисап тотты. Әлеге орган эшчәнлеген дүрт төп юнәлештә алып бара. Алар - контроль-инспекция эшчәнлеге, кулланучылар хокукларын яклау, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, халыкның хокукый белемен күтәрүгә юнәлдерелгән кисәтү чаралары һәм көндәлек куллану товарлары ассортиментына һәм бәяләргә мониторинг уздыру.

2011 елда халыктан 215 мөрәҗәгать кергән. Шуның 85,1 проценты - сәүдә, 9,8 проценты - көнкүреш хезмәтләре күрсәтү, 0,9 проценты - коммуналь хезмәтләр күрсәтү, 4,2 проценты башка төр хезмәтләр күрсәтүгә туры килә. Узган ел белгечләр тарафыннан 46 тикшерү уздырылган, 32 сәүдә ноктасында гамәл- дәге законнарны бозу ачыкланган. Алар - саклану вакыты чыккан азык-төлек сатылу, товарларны билгеләнгән мәгълүматсыз сату, товар бәяләре язылган этикеткаларның таләпләргә туры килмәве, алкогольле продукцияне лицензиясез сату һ.б.

Надежда Чернова агымдагы елда эшчәнлекне тагын да активлаштыру буенча бурычларны да әйтеп узды. Татьяна Воропаева әлеге уңайдан шәһәр-районда сәүдә культурасын күтәрү, сатучылар тарафыннан сатып алучыга карата мөнәсәбәтне үзгәртү кирәклеген билгеләп үтте. Безнең сәүдә нокталарында товар сатып алучыга матур итеп тәкъдим ителми. Күпчелек кибетләрдә, товар күп булуга карамастан, аны сатучыны җәлеп итәрдәй итеп урнаштыру, күрсәтү җитми. Бу уңайдан халык хаклы рәвештә канәгатьсезлек белдерә.

Мәшгульлек үзәге тарафыннан эш бирүчеләр өчен дәүләт хезмәтләре күрсәтү исемлеге һәм бу яңа төр эшчәнлек турында мәшгульлек үзәге директоры Александр Тулынин сөйләде. Бу төр эшчәнлек эш бирүчеләр өчен тиешле белгечләр сайлауга ярдәм итүдән гыйбарәт.

- Быелдан эш бирүчеләр белән документлар алмашу электрон формага күчә. Без хәзер "Электрон эш бирүче" дип аталган яңа программа тәкъдим итәбез. Бу программадан, милек формасына бәйсез рәвештә, теләсә кайсы оешма файдалана алачак. Билгеле, ул түләүле булачак, - диде Александр Тулынин.

Узган аппарат киңәшмәсендә шәһәр биләмәсендә карга кара сөрем утыру һәм һаваны пычратучы бу фактны тикшерү булмавы әйтелгән иде. Ул контрольгә алынды, бу юлы аңа ачыклык кертелде. Район башлыгы әйтүенчә, 1 февральдән ГРЭС мазут ягуга күчкән. Прокуратура рөхсәте белән әлеге факт буенча 8 февральдән тикшерүче органнар эш башлаган, шәһәрнең төрле бистәләрендә (5 урында) тикшерүләр уздырылган. Аның нәтиҗәләре турында хәбәр ителәчәк.

Киңәшмә ахырында район башлыгы төрле мәсьәләләр буенча халыктан кергән мөрәҗәгатьләргә (район газеталарындагы "Кайнар линия", "Ышаныч тартмасы" сорауларына җавап бирү) чара күрү торышына тукталды.

- Зәйлеләр күтәргән бер генә проблема да игътибарсыз калырга тиеш түгел. Гражданнардан кергән һәр мөрәҗәгать, шикаятьне алга таба ачык тыңлауларга чыгарачакбыз, җаваплы затлардан аларның үтәлүен таләп итәчәкбез, - диде Татьяна Васильевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Татьяна Воропаева: ”Һәр мөрәҗәгатьнең үтәлүен таләп итәчәкбез”
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Рәсми мәгълүмат