Рәсми мәгълүмат

Туган тел көне белән!

Кадерле зәйлеләр! 26 апрель - Бөек татар шагыйре һәм мәгърифәтче Габдулла Тукай туган көнне республикабызда тагын бер вакыйга - Туган тел көне билгеләп үтелә. Традицион бәйрәмнәр белән беррәттән, бу көн аерым урын алып тора һәм җәмгыятьнең туган телгә булган хөрмәтен күрсәтә. Чөнки рухи кыйммәтләрне, традицияләр һәм милли мәдәниятне туган телдән...

Кадерле зәйлеләр!

26 апрель - Бөек татар шагыйре һәм мәгърифәтче Габдулла Тукай туган көнне республикабызда тагын бер вакыйга - Туган тел көне билгеләп үтелә.

Традицион бәйрәмнәр белән беррәттән, бу көн аерым урын алып тора һәм җәмгыятьнең туган телгә булган хөрмәтен күрсәтә. Чөнки рухи кыйммәтләрне, традицияләр һәм милли мәдәниятне туган телдән башка күз алдына китереп булмый. Туган тел үзендә халыкның тере истәлеген, рухын, гасырдан-гасырга, буыннан-буынга тапшырылучы гореф-гадәтләрне саклый. Бу - мәңге югалмас мирас. Ул җитди караш, саклау һәм үстерүне таләп итә. Туган телгә мәхәббәт, аның яңгырашы белән соклану, мәдәният җәүһәрләре белән танышу шатлыгының безне кечкенәдән тирән картлыкка кадәр озата баруы бик мөһим.

Татарстан Президенты, Парламент һәм Хөкүмәт тарафыннан телләр, аралашу өлкәсендә алып барылучы сәясәт республика дәүләт милли сәясәтенең мөһим компоненты булып тора. Аның нигезендә ватандашларыбызның туган телләрен саклау һәм тагын да үстерү эшендә сәяси һәм гражданлык хокукларын тәэмин итү буенча Төп Закон нормаларын катгый үтәү ята. Безнең район да республика сайлаган курстан тайпылмый - 2012 ел Милли мәдәният елы дип игълан ителде. Милли мәдәният елы кысаларында фольклор бәйрәмнәре, йолалар яңартыла, традицион кәсәбәчелек торгызыла, фольклор, әдәби-музыкаль кичәләр, сыйныфтан тыш чаралар, интеллектуаль-тематик уеннар, этнографик ярминкәләр, «Җир йөзендә бергәләп» милли уеннар фестивале, фәнни-гамәли конференцияләр, «Туган йорт яктысы» гаилә традицияләре бәйрәме, «Кулга-кул тотынышып» халык иҗаты смотр-конкурсы һәм башка чаралар үткәрелә. Без телнең үзендә һәм милләтара аралашу өлкәсендә позитив үзгәрешләр, аларны туплау кирәклеген яхшы аңлыйбыз. Чөнки халыкларның телләрен, үзенчәлекле мәдәниятләрен саклау, шулай ук яшь буынны өлкәннәрнең иң яхшы традиция- ләре, йолалары, гореф-гадәтләренә бирелгәнлек рухында тәрбияләү теләсә кайсы милләтнең үзен милләт итеп тоюның мөһим күрсәткечләре булып тора.

Сезгә беркайчан да туган тамырларыгызны онытмавыгызны телим. Ватанны ярату туган телгә хөрмәт һәм мәхәббәттән башка мөмкин түгел.

Туган тел көне белән Сезне, кадерле зәйлеләр!

Т. В. Воропаева,

муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Туган тел көне белән!
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Рәсми мәгълүмат