Рәсми мәгълүмат

Тынычланырга иртәрәк

Татарстан Министрлар кабинетында видеоконференция режимында СПИДка каршы көрәш ведомствоара комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Аны комиссия рәисе сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов алып барды. Биредә сүз республикада ВИЧ-инфекциясе таралуга каршы чаралар, "Сәламәтлек" проекты кысаларында ВИЧ инфекциялеләрне, В һәм С гепатиты белән авыручыларны ачыклау һәм дәвалау турында барды. Татарстанда ВИЧ-инфекциялеләр 100 мең...

Татарстан Министрлар кабинетында видеоконференция режимында СПИДка каршы көрәш ведомствоара комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Аны комиссия рәисе сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов алып барды. Биредә сүз республикада ВИЧ-инфекциясе таралуга каршы чаралар, "Сәламәтлек" проекты кысаларында ВИЧ инфекциялеләрне, В һәм С гепатиты белән авыручыларны ачыклау һәм дәвалау турында барды. Татарстанда ВИЧ-инфекциялеләр 100 мең кешегә 362,7 туры килә. Бу Россиядәге уртача күрсәткечтән 1,2 мәртәбә кимрәк. Агымдагы елда 15-20 яшьлекләр арасында авыруның кимүе күзәтелә. Хатын-кызлар арасында да бу төр авыруларны йоктыручылар елдан-ел азая бара. Моңа республика күләмендә алып барылган ныклы профилактик эшчәнлек, авыруларны башлангыч стадиясендә ачыклау, медицина хезмәткәрләренең әлеге авыруларны дәвалауда профессиональ яктан үсүе нәтиҗәсендә ирешелде, диде министр. ВИЧ-инфекциялеләргә вируска каршы терапия үткәрү авыруның таралуын тоткарлый. Ягъни ВИЧ-инфекцияле анадан туган балага авыру йогу куркынычы кими.

Районда ВИЧ-инфекция белән авыручылар 2000нче елдан теркәлә башлаган. Бүген аларның саны - 52. Шуларның 29ы - ир-ат, 23е - хатын-кыз. Районда әлеге төр авырулар белән чирләүчеләр республиканың уртача күрсәткеченнән 4 мәртәбә ким. Әмма агымдагы елда 8 ВИЧ-инфекцияле кешенең ачыклануы уйланырга мәҗбүр итә. Бу, бер яктан, арабызда мондый инфекциялеләрнең арта баруы өчен шөбһә тудырса, икенче яктан, аларның мөмкин кадәр тизрәк ачыклануы яхшы. Бездә 14 яшькәчә ВИЧ-инфекцияле 2 бала исәпләнә. Алар икесе дә районга чит төбәктән кайтучылар. Иң күп авырулар 20-29 яшьлекләр арасында теркәлгән. Алар 23 кешене тәшкил итә. 15-19 яшьлекләр арасында 8 кеше булуы да борчу тудыра.

- Әлеге йогышлы авыруларның бездә нигездә җенси юл белән күчүе мәгълүм, 18 кеше наркотик матдә кулланганда эләктергән, - ди баш табибның эпидемиология буенча урынбасары Фалих Зәйнуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Тынычланырга иртәрәк
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Рәсми мәгълүмат