Рәсми мәгълүмат

Яңа проект

Игелекле эшләр кылу вакыты җитте. Уңайлы, чиста, матур... Без Зәебезнең нәкъ менә шундый булуын телибез. 2012 елда Зәй шәһәренә 360 ел тула. Анда яшәүчеләр алдында аның нинди булуы, кунаклар хәтерендә ничек калуы - бездән тора. Әлеге уңайдан "360 игелекле эш!" дип аталган яңа проект старт ала. Шәһәр юбилеена зәйлеләрнең игелекле...

Игелекле эшләр кылу вакыты җитте.

Уңайлы, чиста, матур... Без Зәебезнең нәкъ менә шундый булуын телибез.

2012 елда Зәй шәһәренә 360 ел тула. Анда яшәүчеләр алдында аның нинди булуы, кунаклар хәтерендә ничек калуы - бездән тора. Әлеге уңайдан "360 игелекле эш!" дип аталган яңа проект старт ала. Шәһәр юбилеена зәйлеләрнең игелекле эшләр башкаруы аның нәтиҗәсе булып торачак. Агач һәм куаклар, чәчәкләр утырту, ишегалдындагы, подъезд янындагы утыргычларны буяу, балалар өчен шугалаклар, боз таулары ясау, мохтаҗларга ярдәм күрсәтү кебек эшләрдә һәр зәйле катнаша ала. Әлеге уңайдан без шәһәр халкына, хезмәт коллективларына, иҗтимагый оешмаларга, массакүләм мәгълүмат чараларына шәһәр юбилеен каршылауда актив катнашуны сорап мөрәҗәгать итәбез. Зәйлеләрнең иң яхшы башлангычлары "360 игелекле эш!" проекты елъязмасына кертеләчәк һәм Мактау хатлары белән билгеләнәчәк.

Проект турында мәгълүматны 3-37-37, 7-07-84, 3-41-10 телефоннары аша һәм www.zainsk.tatarstan.ru сайтыннан алырга мөмкин.

Муниципаль районның шәһәр Советы депутатлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Яңа проект
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Рәсми мәгълүмат