Рәсми мәгълүмат

Яңа программа эшли

Быелдан мәшгульлек үзәге "Электрон эш бирүче" дип исемләнгән яңа программа буенча эшли башлады. Ул эш тәкъдим итүчеләр белән элемтә системасын уңайлы итү максатында, документларны электрон формада алышуны күздә тота. - "Электрон эш бирүче" дип аталган бу программа предприятие, оешмалар белән тагын да нәтиҗәлерәк эшләүгә этәрер дип уйлыйбыз. Чөнки алар мәшгульлек...

Быелдан мәшгульлек үзәге "Электрон эш бирүче" дип исемләнгән яңа программа буенча эшли башлады. Ул эш тәкъдим итүчеләр белән элемтә системасын уңайлы итү максатында, документларны электрон формада алышуны күздә тота.

- "Электрон эш бирүче" дип аталган бу программа предприятие, оешмалар белән тагын да нәтиҗәлерәк эшләүгә этәрер дип уйлыйбыз. Чөнки алар мәшгульлек үзәгенә үзләрендә булган вакансияләр турында айга ике мәртәбә мәгълүмат биреп торырга тиеш. Кәгазьдә документлар тутыру исә шактый вакыт ала. Ә электрон формада бер яхшылап тутырылган мәгълүматны яңартып тору гына кирәк булачак, - ди әйдәп баручы инспектор Юлия Дуболазова.

Әлегә бу яңа электрон программа башлангыч стадиядә. Мондый юл белән элемтә урнаштырырга әлегә үзәк дәваханә һәм шикәр заводы гына теләк белдергән. Әлбәттә, киләчәктә эш бирүче оешма, предприятиеләр белән элемтә урнаштыру шушы программа нигезендә башкарылачак. Ул предприятие, оешма вәкилен, мәшгульлек үзәгенә килеп, анкета-бланклар тутырып йөрүдән азат итә. Бу шулай ук язма рәвештә тутырылучы документларда еш китә торган хаталарга да урын калдырмаячак. Мәгълүматларның конфиденциальлеге гарантияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Яңа программа эшли
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Рәсми мәгълүмат