Районда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә соңгы елларда аеруча зур игътибар бирелә. Торак пунктларда су башняларына гидрантлар куела, сулыклыклар, буалар тәртипкә китерелә, халык арасында янгын кагыйдәләрен аңлашу эшләре алып барыла, авыл җирлекләренең үз янгын каравыл хезмәтләре булдырыла. Районда алдагы елларда шундый хезмәтләр Төги, Маврин, Сармаш, Бигеш авыл җирлекләрендә оештырылса, быел муниципаль...
Районда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә соңгы елларда аеруча зур игътибар бирелә. Торак пунктларда су башняларына гидрантлар куела, сулыклыклар, буалар тәртипкә китерелә, халык арасында янгын кагыйдәләрен аңлашу эшләре алып барыла, авыл җирлекләренең үз янгын каравыл хезмәтләре булдырыла. Районда алдагы елларда шундый хезмәтләр Төги, Маврин, Сармаш, Бигеш авыл җирлекләрендә оештырылса, быел муниципаль берәмлек янгын каравылының бишенчесе 1 февральдән Аксар авыл җирлекләрендә эшли башлады. Аны рәсми төстә ачу чарасында МЧСның район идарәсе җитәкчесе В. А. Петров катнашып, әлеге хезмәт белән шөгыльләнүчеләргә хәер-фатихасын, киңәшләрен бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев