«2012 елда муниципаль районда торак пунктларда, оешмаларда янгын куркынычсызлыгын ныгыту чаралары турында» башкарма комитет җитәкчесе карары чыкты. Әлеге карар нигезендә, милек формасына бәйсез рәвештә, җитәкчеләргә, авыл җирлекләре башлыкларына әлеге юнәлештә максатчан программа төзү, ирекле янгынчылар берләшмәләре базасын матди-техник яктан ныгыту, урыннарда кисәтү эше алып бару, янгын чыккан очракта, сүндерү буенча...
«2012 елда муниципаль районда торак пунктларда, оешмаларда янгын куркынычсызлыгын ныгыту чаралары турында» башкарма комитет җитәкчесе карары чыкты.
Әлеге карар нигезендә, милек формасына бәйсез рәвештә, җитәкчеләргә, авыл җирлекләре башлыкларына әлеге юнәлештә максатчан программа төзү, ирекле янгынчылар берләшмәләре базасын матди-техник яктан ныгыту, урыннарда кисәтү эше алып бару, янгын чыккан очракта, сүндерү буенча нәтиҗәле эшне тәэмин итү бурычы куела.
Авыл җирлекләре башлыклары ирекле янгын каравылы базасының торышын ел саен тикшереп, техника, җиһаз, оператив элемтә, махсус кием белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтергә тиеш. Шулай ук су башнялары каралган, алар янгын машиналарына су алу өчен уңайлы итеп көйләнгән, башка су чыганакларына юллар ачылган булырга тиеш. "Аква-Зәй" ҖЧШ авыллардагы су башняларын янгын инвентаре, гидрантлар белән тәэмин итәргә, аларны үз вакытында төзекләндереп, карап торырга бурычлы. "Теплосервис" ҖЧШ котельный операторларын янгын техникасы минимумы буенча укытырга, котельныйларда сезонлы тикшерүләр үткәрергә, торак-коммуналь хуҗалыгы, торак милекчеләре ширкәтләре җитәкчеләренә күпкатлы йортларда вентиляция системасын чистартып торырга, газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча график төзергә, халык белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрергә тәкъдим ителә. Ә муниципаль район янгын күзәтчелеге бүлегенә үз чиратында авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре белән уку-методик күнегүләр үткәрү, шәһәр-район халкы арасында янгын куркынычсызлыгы чараларын пропагандалау эшен көчәйтү, закон нигезендә предприятие, оешма, учреждениеләрдә тикшерүләр үткәрү бурычы куела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев