Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп өч мәсьәлә каралды. Киңәшмәне район башлыгы урынбасары Роберт Халитов алып барды. Хокук бозуларны кисәтүдә җәмәгать контроле субъектлары булып торучы торак милекчеләре ширкәтләре һәм территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең эчке эшләр бүлеге белән берлектәге эшчәнлеге турында эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Григорий Будрин чыгыш ясады. ТР...
Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп өч мәсьәлә каралды. Киңәшмәне район башлыгы урынбасары Роберт Халитов алып барды.
Хокук бозуларны кисәтүдә җәмәгать контроле субъектлары булып торучы торак милекчеләре ширкәтләре һәм территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең эчке эшләр бүлеге белән берлектәге эшчәнлеге турында эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Григорий Будрин чыгыш ясады.
ТР Министрлар Кабинетының 398нче карары (2 август, 2006 ел) нигезендә тәртип саклау буенча җәмәгать пунктлары эшчәнлегендә катнашучы халык дружиналары, иҗтимагый берләшмәләр һәм хезмәт коллективларының бергәләп катнашуын тәэмин итү максатында, җирле үзидарә органы карары белән тәртип саклау буенча җәмәгать пунктлары каршында җәмәгать советы төзелде. Совет шәһәр-районның актив гражданнары, җәмәгать оешмалары, мәдәният, спорт, массакүләм мәгълүмат чаралары, хокук саклау, хакимият органнары вәкилләреннән тора. Хәзер шәһәрдә шундый 4 пункт эшли. Григорий Будрин әйтүенчә, хокук бозуларны кисәтүдә "Нефтьче" ТМШ рәисе Мияссәр Гайнуллин, "Яңа шәһәр" территориаль җирле үзидарә советы рәисе Тамара Тыткина активлык күрсәтә. Аларның бу юнәлештәге эшчәнлекләре мактауга лаек.
Халыкка почта хезмәте күрсәтү торышы һәм бу эшчәнлекне тагын да яхшырту турында Зәй почтамты башлыгы вазифаларын башкаручы Наталья Салмина сөйләде.
Бүген почтамт 42 почта бүлеген берләштерә, шуның 23е - зәйлеләргә, 19ы Сарман районы халкына хезмәт күрсәтә (2011 елның 1 июненнән Сарман почтамты Зәйгә кушылды). Райондагы бүлекләрнең 18е - авылларда, 5се - шәһәрдә. Тармакта 318 кеше эшли (Зәйдә - 202 кеше), шуның 89ы - хат ташучы. Бүгенге почта - күпкырлы хезмәт күрсәтүче оешма. Ул клиентларга почта, финанс, мәгълүмати-коммуникатив һәм башка хезмәтләрнең 80 төрен тәкъдим итә. Почта бүлекләре аша пенсияләр һәм пособиеләр, вакытлы матбугат басмалары таратыла. Биредә шулай ук коммуналь хезмәтләр өчен түләү, банк кредитлары алу һәм аларны каплау, иминиятләү эшләре башкару, лотерея, тимер юл һәм авиа билетлар, көндәлек товарлар сатып алу һәм башка күп кенә хезмәтләр башкарыла. Соңгы елларда "чиста" почта хезмәтләре төрләренең (газета-журналлар алдыру, хат, телеграммалар, посылка һ.б.) кимүе күзәтелә. Финанс белән бәйле хезмәтләр күрсәтү эшчәнлектә өстенлекле юнәлеш була бара.
- Безнең эштә төп авырлык хат ташучыларга төшә. Көннең нинди булуына карамастан, алар юлга чыга, хезмәтен башкару өчен күп кенә авырлыклар белән очраша. Хуҗасыз этләрнең хат ташучыларга ташлану очраклары да бар. Бу проблема аларның эштән китүенә сәбәп булып тора, - диде Наталья Салмина.
Шәһәрдә дә проблемалар юк түгел: хезмәт хакы түбән булу хат ташучыларның еш алмашынуына китерә, йортларда төзек почта тартмалары да аз калды. Хат ташучыларның эшләү шартларын яхшырту, тиешле басмалар, квитанцияләр һ.б.ны адресатларга вакытында җиткерү өчен, автотранспорт кулланып, шәһәрнең шәхси секторында гомуми почта тартмалары урнаштырып, бу эшне оптимизацияләү юллары да уйланыла.
2011 елда "Роспотребнадзор"ның Зәй бүлеге тарафыннан шәһәр-районда санитар-эпидемиологик хәлне контрольдә тоту эшчәнлеге турында бүлек башлыгы урынбасары Ленар Гәрәев бәян итте. Ул бүлекнең ел дәвамында барлык юнәлешләрдә башкарылган эшен анализлады, кимчелекләр һәм проблемаларга тукталды.
Бүгенге көндә контрольдә торучы мөһим мәсьәләләрнең берсе - су басуларны булдырмауны тәэмин итү. Бу турыда гадәттән тыш хәлләр идарәсе башлыгы Вячеслав Петров хисабы тыңланды. Ул әлегә районда хәлнең куркыныч булмавын, планлаштырылган чараларның үтәлүен билгеләп үтте.
Соңгы ике-өч көндә көннәрнең җылытуы һәм яңгырлар булуы карның кискен эрүенә китерде. Шәһәр-районда төп юллар кар, судан арындырылса да, шәһәрдә кайбер йортлар ишегаллары транспорт һәм кеше йөри алмас хәлгә килде. Роберт Халитов әлеге уңайдан идарәче компания, башка оешмалар җитәкчеләрен эшне тиешле югарылыкта оештырмаулары өчен тәнкыйть утына тотты, тиз арада ишегалларын чистарту бурычын куйды.
1 апрельдән торак пунктларын чистарту буенча санитар икеайлык башланды. Димәк, чәршәмбе һәм шимбә өмәләрен башлау кирәк. Яз оешканлык сорый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев