Җәй - янгын куркынычы зур булган чор. Бу чорда кешеләрнең ут белән саксыз эш итүе, аңа җаваплы карамавы күп кенә бәла-казалар китереп чыгара. Күпләр, чорны исәпкә алып, моңа алдан әзерлек чаралары күрә, ә кайберәүләр янгынга каршы гади генә чара - тартма белән ком һәм суны гына да әзерләп куймый. Янгын...
Җәй - янгын куркынычы зур булган чор. Бу чорда кешеләрнең ут белән саксыз эш итүе, аңа җаваплы карамавы күп кенә бәла-казалар китереп чыгара. Күпләр, чорны исәпкә алып, моңа алдан әзерлек чаралары күрә, ә кайберәүләр янгынга каршы гади генә чара - тартма белән ком һәм суны гына да әзерләп куймый.
Янгын чыгуда иң зур проблемаларның берсе - караусыз калдырган пыскып янган үлән һәм чүп-чар. Җилдә, эсседә пыскып яткан учак дөрләп китеп, торак йорт, төзелеш объектлары һәм бакча йортларына ут каба. Шуңа күрә учакны торак йортлардан 50 метр ераклыкта ягарга кирәк, бакчаларда исә моның өчен аерым урын булырга тиеш. Утны ташлап китәргә ярамый һәм янда су белән ком булу шарт.
Янган көл һәм күмерләрне йорт яныннан 10 метр читкә илтеп түгәргә киңәш ителә. Һәр йортта һәм бакчада янгын сүндерү өчен савыт белән су яки янгын сүндергеч булырга тиеш.
Күп очракта төзек булмаган мичләр дә янгын чыгу куркынычы тудыра. Кышын бакчачылар үз бакчаларында булмый диярлек. Кар, җил, су мичләрнең эшләү тәртибен боза, аларны ягу куркыныч тудыра. Күп очракта төзеклеген тикшермичә, ашыгып ягылган мичләрдән янгын чыга. Янгыннан кисәтү бүлеге исегезгә төшерә: мичләрегез ныклап тикшерелгән һәм ремонтланган булсын, төнлекләр кимендә өч айга бер мәртәбә корымнан чистартылсын. Бакчачылар төзелеш материалларын юлга бушата, бу янгын машиналарына керүне кыенлаштыра.
Хөрмәтле бакчачылар!
Сез түбәндәгеләрне һичшиксез үтәргә тиеш:
- янгын сүндерү чаралары һәрвакыт әзер булсын;
- электр, газ җиһазлары, мичләр төзек хәлдә торсын;
- юлларга чүп-чар түкмәгез;
- янгын була калса, янгын сүндерү бүлегенә хәбәр итегез;
- өегезне һәм өй түбәләрен чүп-чар белән тутырмагыз, һәрвакыт аларны чиста тотыгыз.
Онытмагыз, сезнең куркынычсызлык үзегезнең кулда.
З. Ризванова,
янгын куркынычсызлыгы бүлеге инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев