Рәсми мәгълүмат

Юл саклык сорый

Татарстан Министрлар Кабинетында узган чираттагы брифингта сүз юл-транспорт һәлакәтләре, аларны китереп чыгаручы сәбәпләр турында барды. Республика юлларында юл һәлакәтләре елдан-ел арта. Быелның 7 аенда алар 3 меңнән артып киткән. Барлык һәлакәтләрнең 38,8 проценты каршы як полосага чыгу нәтиҗәсендә булган. Шулай ук тизлекне арттыру сәбәпле килеп чыкканнары да шактый. Район юлларында...

Татарстан Министрлар Кабинетында узган чираттагы брифингта сүз юл-транспорт һәлакәтләре, аларны китереп чыгаручы сәбәпләр турында барды. Республика юлларында юл һәлакәтләре елдан-ел арта. Быелның 7 аенда алар 3 меңнән артып киткән. Барлык һәлакәтләрнең 38,8 проценты каршы як полосага чыгу нәтиҗәсендә булган. Шулай ук тизлекне арттыру сәбәпле килеп чыкканнары да шактый. Район юлларында 7 айда 49 юл һәлакәте теркәлгән, аларда 4 кеше үлгән, 74 кеше тән җәрәхәтләре алган. Узган ел исә бу вакытта 38 һәлакәт булып, 6 кеше үлгән, 49 кеше яраланган. Аяныч нәтиҗәләргә китерүче төп сәбәп - тизлекне арттыру. Моннан тыш, брифингта транспортның дәүләт номер билгеләрен бозып күрсәтү очраклары күзәтелү хәбәр ителде. Номерны яки хәрефләрнең берсен акка буяп, машина йөртүчеләрнең видеофиксаторга бөтенләй башка машина буларак эләгеп, бер гаепсез транспорт хуҗасына штраф килү очраклары билгеле. ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Мәсхүт Мифтахов мондый ялганга баручыларга машина йөртү таныклыгыннан 6 айдан 12 айга кадәр колак кагу куркынычы яный, дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Юл саклык сорый
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Рәсми мәгълүмат