Районда узган ел 642 бала туган, 770 кеше бакый дөньяга күчкән. Демографик хәл белән мактанып булмый. Узган ел кайбер авылларда бала туу бөтенләй теркәлмәгән. Күптән түгел ЗАГС бүлеге коллегия утырышында әнә шундый саннар китерелде. Гадәттәгечә, быел да башкарма комитетның идарә, бүлекләрендә кече коллегияләр башланды. ЗАГС бүлегендә ул 2011 ел эшчәнлегенә...
Районда узган ел 642 бала туган, 770 кеше бакый дөньяга күчкән. Демографик хәл белән мактанып булмый. Узган ел кайбер авылларда бала туу бөтенләй теркәлмәгән. Күптән түгел ЗАГС бүлеге коллегия утырышында әнә шундый саннар китерелде.
Гадәттәгечә, быел да башкарма комитетның идарә, бүлекләрендә кече коллегияләр башланды. ЗАГС бүлегендә ул 2011 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясау һәм 2012 елга бурычлар билгеләүгә багышланды. Аның эшендә район башлыгы Татьяна Воропаева катнашты.
Бүгенге көндә гражданлык хәле актларын теркәүне ЗАГС бүлеге һәм 22 авыл җирлеге башкара. 2011 елда барлыгы 2208 гражданлык хәле актлары теркәлгән. ЗАГС бүлеге электрон база мәгълүматларын архивлаштыруга зур игътибар бирә: бүгенге көндә архивта 272092 акт саклана. Бүлек хезмәткәрләре, авыл җирлекләренә чыгып, гражданлык хәле актларын теркәү барышын тикшерә, киңәшләр бирә. Авыл җирлекләре әлеге җәһәттән хисапны ЗАГС бүлегенә үз вакытында һәм законнарга туры китереп тапшыра. ЗАГС бүлеге белгечләре норматив документлардагы үзгәрешләр белән таныштыру өчен укулар оештыра, Казан юридик институтында курсларда белем дә эсти.
Республикада, шул исәптән районда, язылышуны электрон юл белән броньлау мөмкинлеге бар. Әлеге мөмкинлектән шактый зәйле файдалана. Моннан авылда яшәүче парлар да куллана. Броньлау шактый мәшәкать, юл чыгымын киметә. Яңа технологияләр бүлек белгечләре хезмәтен дә җиңеләйтә. Интернет-элемтә аша җирле үзидарәләр ЗАГС бүлеге белән видеоконференция режимында аралаша, район халкы республика ЗАГС идарәсе белгечләреннән консультация ала. 25, 50, 55, 60 ел бергә яшәүче парларны хөрмәтләү, гаиләдә бала туучыларга тантаналар уздырыла, Халыкара тугрылык һәм мәхәббәт көне уңаеннан чаралар оештырыла. Бүлек агымдагы елда тагын да киңрәк колач белән эшләргә ниятли.
Татьяна Воропаева ЗАГС бүлеге эшен уңай яктан бәяләде, районда демографик хәл торышына борчылуын белдерде, мәңгелек йорт - зиратларда тәртип урнаштыру кирәклеген ассызыклап, бүлек белгечләренә яшь гаиләләр белән ныграк эшләү, бергә озак гомер итүче хезмәт һәм сугыш ветераннарын игътибарда тоту кирәклеген әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев