Ак чәчәкләр дигәч тә, күз алдына сәламәтлек сагында торучы ак халатлы һөнәр ияләре килеп баса. Язучы Габдрахман Әпсәләмов әлеге исемдәге әсәре белән медицина хезмәткәрләрен образлы гәүдәләндерде. Кеше гомере, саулыгы өчен көрәшүче, үз һөнәренә тугрылыклы затларга бу исем бик тә килешә. 16 июньдә әлеге һөнәр ияләре Медицина хезмәткәрләре көнен билгеләп үтә....
Ак чәчәкләр дигәч тә, күз алдына сәламәтлек сагында торучы ак халатлы һөнәр ияләре килеп баса. Язучы Габдрахман Әпсәләмов әлеге исемдәге әсәре белән медицина хезмәткәрләрен образлы гәүдәләндерде. Кеше гомере, саулыгы өчен көрәшүче, үз һөнәренә тугрылыклы затларга бу исем бик тә килешә. 16 июньдә әлеге һөнәр ияләре Медицина хезмәткәрләре көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан язмабыз хезмәтенә чын күңелдән бирелгән «ак чәчәкнең» берсе - өлкән шәфкать туташы Лилия Таҗетдинова турында. Бу көннәрдә ул бер төркем хезмәттәше белән урта медицина хезмәткәрләренең республика бәйгесендә уңышлы чыгыш ясады. «Иң яхшы өлкән шәфкать туташы» номинациясендә 12 район вәкилләре арасыннан аның эше жюри тарафыннан югары бәяләнде.
Лилия Гамир кызының медицина өлкәсендә хезмәт стажы - 18 ел, соңгы биш елда ул реанимация-анестезиология бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев